news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«La Primavera» чираттагы концертын бирә
24 мартта С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры чираттагы музыка кичәсенә
Скопировать ссылку
(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 24 март көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Татарстанның халык артисты, танылган дирижер Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры, юбилей сезоны концертларын дәвам итеп, чираттагы музыка кичәсенә чакыра.
"La Primavera" коллективы 1989 елда оеша. Ул вакытта оркестрга энтузиастлар гына җыелган була. Бары тик зур тырышлык нәтиҗәсендә генә коллективны Казан дәүләт университеты күреп ала һәм үзенең камера оркестры итеп билгели.
"La Primavera" итальян теленнән тәрҗемә иткәндә "яз" мәгънәсен аңлата. "Яз" Вивальди циклыннан оркестр башкарган беренче әсәр була. 1996 елда коллективка "Казан муниципаль камера оркестры", 1999 елда "Казан дәүләт камера оркестры" дәрәҗәләрен бирәләр. Оркестр Россия, Алмания, Молдова, Украина, Швеция, Франция, Греция, Тунис, Испания кебек илләрдә чыгышлар ясый.
Оркестр репертуарын чит ил һәм татар классик музыкасы тәшкил итә. Дирижер Рөстәм Абязовның скрипка һәм камера оркестры өчен татар халык җырлары темасына язылган сюита, С.Сәйдәшев җырларына фантазия, скрипка һәм симфоник оркестры өчен "Тукай образлары" сюитасы, скрипка һәм камера оркестры өчен Р.Яхинның "Китмә, китмә, сандугач" романсына язылган импровизация һәм башкалар зур уңыш казана.
Булачак концертта «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры күренекле композиторлар В.Моцартның “Дивертисмент F-dur”, А.Шенбергның “Ночь просветленная”, П.Уорлокның “Capriol – сюита”, М.Равельның “Чегән кызы” рапсодиясе, Н.Паганининың 24-нче Каприс, Ж.Бизе-Ф.Ваксман әсәрләрен башкарачак. Солистка булып Мәскәүдән килгән Алена Баева чыгыш ясар дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2