news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«La Primavera» Бөек Җиңү көненә багышланган концерт бирә

16 апрельдә Казан дәүләт университетының актлар залында «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестрының Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган концерты узачак

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). 16 апрельдә Казан дәүләт университетының актлар залында «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестрының Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган концерты узачак. “Бөек Ватан сугышы чоры җырлары” дип исемләнгән программасына халыкка таныш булган композицияләр кертелгән. Аларны оркестр белән бергә “Романсиада” Бөтенроссия конкурсы лауреаты Юлия Зиһаншина башкарачак.
Музыка кичәсендә оркестр һәм рояль өчен сугыш чоры җырларыннан төзелгән попурри тыңларга мөмкин булачак. Татарстан халык артситы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге коллектив Г.Гельд һәм Е.Петербургскийның «Синий платочек», А.Новиковның «Эх дороги…», В.Соловьев-Седойның «Баллада о солдате», М.Табачниковның «Давай закурим», Дж. Макхьюның «Бомбардировщики» җырларын тагын да җанландырачак. Шулай ук концертта В.Баснер, М.Блантер, Я.Френкель, А.Эшпай һәм башка композиторларның җырлары да искә алыначак, дип хәбәр итә «La primavera» оркестрының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot