news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ләззәт» һәм «Роллтон» маркасы ризыклары «Хәләл» стандарты сертификатын алды

Продуктларның кабында «Хәләл» тамгасы, «Россия Мөфтиләр шурасы контролендә әзерләнде» грифы булачак.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). «Ләззәт» һәм «Роллтон» сәүдә маркалары җитештергән эшләнмәләр линейкасы «Хәләл» стандарты таләпләренә туры килүе һәм аларга сертификат бирү турында карар кабул ителде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Маревен Фуд Сэнтрал» ҖЧҖ макарон, тиз әзерләнә торган макарон эшләнмәләре һәм каптагы коры бәрәңге эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнә. Бу Җәмгыять җитештерүче ризыкларның «хәләл» стандартына туры килүен тикшергәннәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, предприятиенең җитештерү процессы «Хәләл» стандарты таләпләренә туры килүе билгеләнә һәм шул уңайдан сертификат бирү турында карар кабул ителә, диелгән бу хәбәрдә.

«Ролтон» фирмасы тиз әзерләнә торган токмач чыгара иде инде. Хәзер анда «хәләл» токмачын җитештерә башлыйлар. Яңа продуктка шәригать кагыйдәләре буенча җитештерелгән ит һәм тавык өстәмәләре керә. Сатып алучылар аның кабында «Хәләл» тамгасын, шулай ук «Россия Мөфтиләр шурасы контролендә әзерләнде» грифын күрә ала.

Шулай ук ит консервлары һәм ит ярымфабрикатлары җитештерү буенча махсуслашкан «Ләззәт» сәүдә компаниясенең «хәләл» стандарты таләпләренә туры килүе тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, предприятие тарафыннан җитештерү процессының «Хәләл» стандарты таләпләренә туры килүе турында карар кабул ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100