news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйсән Зарипова Даун синдромлы кешеләр арасында чемпионатта өч медаль яулады

Россия данын яклап Татарстан спортчысы, Саба өстәл теннисы мәктәбе укучысы чыгыш ясады.

Ләйсән Зарипова Даун синдромлы кешеләр арасында чемпионатта өч медаль яулады
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Ләйсән Зарипова Даун синдромлы кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Европа чемпионатында 3 медаль яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

24-29 июль көннәрендә Финляндиядә Тампере шәһәрендә Даун синдромлы кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Европа чемпионаты узды. Бу турнирда Россия данын Татарстан спортчысы, Саба өстәл теннисы мәктәбе укучысы Ләйсән Зарипова яклады.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча Ләйсән 3 медаль яулады: 1 «алтын» һәм 2 «көмеш».

Парлы разрядта ул Дита Андерева (Чехия) белән дуэтта беренче урынны алды. М.Маттео (Италия) белән катнаш парлы разрядта мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Ләйсән шәхси разрядта шулай ук көмеш медаль яулады, диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100