Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйсән Сафина: Язучылар яшь иҗатчылар белән очрашуларга йөрми диярлек
«Идел» яшьләр үзәге директоры «Иделем акчарлагы» бәйгесе үткән вакытта иң еш кунакка килүче язучыларны атады.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина татар язучылары яшь иҗатчылар белән очрашуларга сирәк йөри дип саный. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе узган көннәрдә берәр чара узса да, очрашуга язучылар йөрмәвен күреп, күңел төшә. Язучылар берлеге «Иделем акчарлагы» белән беренче елларда актив эшләгән бит. Газинур Морат, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов, Ләбиб Лерон һәм Илсөяр Иксанова 20 ел дәвамында бәйгенең жюри әгъзалары булып эшләп килде, без аларга бик рәхмәтле, бу шәхесләр безне беркайчан да кире какмады», — ди ул.
Ләйсән Сафина Язучылар берлегендә булган бөтен әгъзага дәгъва итмәвен аңлатты. Мисал буларак ул даими ярдәм итеп торучы Рәмис Аймәтне китерде. Бәйгенең беренче елларында ул вакытта рәис булган Фоат Галимуллинның язучыларны үзенең машинасында җыеп алып килүен, Мөдәррис Әгъләм, Илдар Юзеевларның еш кунак булуын да билгеләп үтте.
«Мәсәлән, Рабит абый Батуллага шалтыратабыз икән, ул «Волга» үзәгенә үзенең машинасында утырып килә. Аның өчен килү проблема түгел. Язучылар берлегенең, бәлки, бу бәйгене күрәсе килмидер, чөнки үзләренең дә альтернатив форматта бәйгеләре бар. Аңа карап, язучы яшьләр саны артмады. "Иделем акчарлагы”нда катнашкан яшьләр башка бәйгеләрдә дә үзләрен сыный һәм бу нормаль күренеш», — диде Ләйсән Сафина.
Ләйсән Сафина «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең уздырыла башлануына 20 ел булганын, аның яшьләр өчен оештырыла торган әдәби бәйгеләрнең беренчесе икәнлегенә басым ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз