news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйсән Сафина: Төрки яшьләр фестиваленең төп үзенчәлеге - яңа делегатларда

Быел Vl Төрки яшьләр фестивалендә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 55 делегат катнашачак.

Ләйсән Сафина: Төрки яшьләр фестиваленең төп үзенчәлеге - яңа делегатларда
Владимир Васильев

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). "Идел" яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина Vl Төрки яшьләр фестиваленең үзенчәлеге - яңа делегатларда, диде. Фестиваль 20-27 сентябрьдә "Волга" яшьләр үзәге базасында үткәреләчәк. Чара хакында оештыручылар “Татар-информ”да фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Фестивальнең һәркайсы - яңалык, чөнки һәрвакыт делегатлар яңа. Араларында моңа кадәр катнашмаган кешеләр бар. Мәсәлән, былтыр Тывадан 3 кеше килсә, быел аларның делегация 6-7 кешедән тора”, - диде Ләйсән Сафина. Аның әйтүенчә, былтыргы фестивальдән аермалы буларак, быел катнашучылар Болгарга барачак.

“Фестивальнең яңалыгы - практик юнәлештә эшләү. Нэтворкинг оештырылачак. Бер яктан ул - танышу форматында, икенче яктан - проектны тәкъдим итү. Төп идея - милли һәм заманча проектлар белән таныштыру”, - диде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

“Төп максат - безгә кан ягыннан, рухи яктан бик якын төрле төбәкләрдән ил вәкилләрен Казанга чакырып, яшьләр өчен ресурслы, файдалы мохит булдыру”, - диде министр урынбасары.

Фестиваль 20 сентябрьдә КФУның төп бинасында ачыла. 21 сентябрьдә делегатлар этник-конфессиональ фестивальдә катнашачак. Болгарда делегатлар Фаяз Хуҗин белән аралашачак.

Быел фестивальдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 55 делегат катнаша. Алар республиканың танылган шәхесләре белән танышачак. Программада яшьләр проектларын тәкъдим итү, очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100