Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйсән Дусаева татар студентларын ораторлык серләре белән таныштырган
Телевизион алып баручы студентларга үз-үзеңне зур аудитория алдында тоту, әңгәмә кору кагыйдәләре турында сөйләгән.
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Актриса һәм телевизион алып баручы Ләйсән Дусаева Мәскәүдәге югары уку йортлары студентлары өчен тренинг уздырган. Бу хакта Яшьләр шурасы җитәкчесе Артур Рахматуллин хәбәр итте.
“Остаханәдә Мәскәү югары йортларында белем алучы студентлар, татар якташлыклары җитәкчеләре һәм активистлары катнашты. Ләйсән Дусаева аларга үз-үзеңне зур аудитория алдында тоту, әңгәмә кору, тыңлаучыны кызыксындыру кагыйдәләре һәм сөйләм аңлаешлы булсын өчен нинди күнегүләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде”, - диде Артур Рахматуллин.
Яшьләр шурасы җитәкчесе әйтүенчә, бу – ораторлык сәнгате буенча үткәрелгән беренче тренинг. “Без мондый төр чараларны алга таба да оештырырга планлаштырабыз. Студентларның якташлыклар җитәкчесе булуга стимуллар тудырылсын өчен, киләсе елга башка темаларга багышланган остаханәләр дә уздырылачак”, - диде ул.
Очрашуны Татарстан республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләп килүче Яшьләр шурасы оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз