Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйсән Әбҗәлилова: Кластерлар үсеше форумы Татарстанның экспорт мөмкинлекләрен арттырачак
Кече һәм урта предприятиеләр кайбер чыгымнарын 100 процентка кадәр федераль бюджет субсидияләре хисабына кайтара алачак.
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Казанда узачак кластерлар үсеше халыкара конференциясе Татарстанның экспорт мөмкинлекләрен арттырачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә журналистларга “Иннокам” ассоциациясе вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова сөйләде.
Спикер төбәкләрдә экспорт мөмкинлекләрен арттыруга зур игътибар бирелүен әйтте.
“Татнефть”, КАМАЗ һәм КВЗ кебек зур экспортерларны барысы да белә. Шушы юнәлештә кече һәм урта бизнесны үстерергә кирәк. Конференциядә бу уңайдан Россия экспорт үзәге түгәрәк өстәле эшләячәк”, - диде ул.
Кече һәм урта бизнеска ярдәм конкрет характерда булачагын да җиткерде. Мәсәлән, кече һәм урта предприятиеләр кайбер чыгымнарын 100 процентка кадәр федераль бюджет субсидияләре хисабына кайтара алачак. Анда транспорт чыгымнары, продукция сатуга булышу кебек чаралар каралган.
“Болар барысы да кече предприятиеләр өчен эшләнә. Зур бизнес үз продукциясен күптән экспортка җибәрә һәм аны ничек эшләргә кирәклеген белә”, - дип йомгаклады спикер.
Казанда “Кластерлар үсеше максатыннан хезмәттәшлек” халыкара конференциясе 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз