Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйлә Мөхәммәтшина: Каракүлдәге янгын өчен 9 млн сум түләгәнмен дигән хәбәр — ялган!
«Әллә кайлардан килгән янгында минем гаебем юк», — диде Ләйлә Мөхәммәтшина.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Омск өлкәсенең Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина Каракүлдәге янгын өчен 9 млн сум компенсация түләнгән дигән хәбәрнең ялган булуын әйтте.
Кичә «Омск яңалыклары»на сылтама белән Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина Каракүлдәге янгын өчен гаебен таныган һәм 9 млн сум компенсация түләгән дигән хәбәр таралды. «Татар-информ» хәбәрчесе Ләйлә Мөхәммәтшинаны эзләп табып, аның белән телефоннан сөйләште.
«Мин гаебемне таныганмын, зыян күрүчеләргә 9 млн сум компенсация түләгәнмен дигән хәбәр — ялган! Аның кадәр акча авыл кешесенә каян килсен? Авыл җирлегенә караган территорияне без тәртиптә тотабыз: авылларда корыган агачлар юк, чүп үләне, камышлар үсеп утырмый. Урмандагы, безнең карамакка кермәгән җирдәге камышларны, корыган агачларны мин кистерә алмыйм бит инде. Әллә кайлардан килгән янгында минем гаебем юк», — диде Ләйлә Мөхәммәтшина.
Хәзерге вакытта авыл җирлеге башлыгы өстеннән тикшерү бара. Суд утырышы 10 гыйнварга планлаштырылган. Омск өлкәсе татарларының Төбәк автономиясе советы Ләйлә Мөхәммәтшинаны яклау өчен адвокатлар җәлеп иткән.
«Дөрес, җинаять эше ачудан куркып, административ штрафка ризалашкан идем. Җинаять эше ачсалар, тикшерү еллар буена сузылыр дип курыктым. Иң беренче чиратта, үзем өчен түгел, балаларым язмышы өчен борчылдым. Штрафына акча ничек тә җыелыр иде, дип уйладым», — диде Ләйлә Мөхәммәтшина.
Авыл җирлеге башлыгына штраф күләме биш меңнән алып, биш йөз мең сумга кадәр булырга мөмкин дип аңлатканнар. Әлегә штраф салынмаган.
«Миңа авыл халкы да, район администрациясе дә мораль яктан ярдәм итә. Адвокатлар белән булыштылар. Көн саен төрле җирләрдән шалтыратып, хәлемне белеп торалар», — диде Ләйлә Мөхәммәтшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз