news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Кәримова татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләнде

"Мин бүген дә әткәемнең кайтканын көтәм, аның белән сөйләшәм, шигырьләрен һәм хатларын укыйм", - диде татар шагыйре Фатих Кәримнең кызы.

Ләйлә Кәримова татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләнде
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Шагыйрь Фатих Кәрим кызы татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнде. Медальне аңа Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.

Кичә Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылды. Ачылыш тантанасында Васил Шәйхразиев Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримовага медаль тапшырды.

“Мин бүген дә әткәемнең кайтканын көтәм, аның белән сөйләшәм, шигырьләрен һәм хатларын укыйм. Хәзер аның турында бик күп беләм. Әтиемне күрмәдем дә диярлек, бары берничә сәгать кенә безнең янда булды ул. Мин аның белән окопта да утырам, салкын диңгездә дә батам”, - дип истәлекләре белән уртаклашты Ләйлә Кәримова.

  • Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш елларында иң актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. Сугыш башланыр алдыннан “халык дошманы” дип гаепләнеп кулга алына. Фронтка китәргә теләк белдереп үтенечләр язгач, аны сугышка җибәрәләр. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг тирәсендә һәлак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100