news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева Worldskills чемпионаты ачылышы интерактив форматта узачагын әйтте

Премьер-министр урынбасары тантанада нинди программа булачагын әйтеп бетермәвен, сер булып калырга тиешлеген сөйләде.

Ләйлә Фазлыева Worldskills чемпионаты ачылышы интерактив форматта узачагын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Worldskills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы тантанасын интерактив һәм тамашачылар катнашында булачагын әйтте. Бу хакта ул журналистларга чемпионатка әзерлек чарасы үткәрелү вакытында сөйләде.

“Worldskills чемпионаты ачылышы тантанасы югары дәрәҗәдә сыналган технологияләр ярдәмендә берничә эпизод кергән интерактив шоу форматында булачак. Анда гади геройның хезмәт кешесе буларак формалашуы күрсәтеләчәк”, - диде ул.

Ачылыш һәм ябылыш тантанасының баш продюсеры – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Игорь Крутой, иҗади идеяләрне тормышка ашыручы, режиссер - Алексей Сеченов. “2013 елда узган Универсиада программасы да аның командасы ярдәмендә әзерләнде. Без дә бу елда шундый тәэсирләргә өметләнеп калабыз”, - ди Фазлыева.

Тантанада Россия эстрадасыннан “Ёлка”, “Therr Maitz” төркеме, җырчылар – Александр Понайотов, Ян Гэ, Татарстаннан да иҗат коллективлары булачак. Оештыручылар ачылыш тантанасын ике сәгатьтән дә артык булмас, дип ышандырды.

Ябылышта әләмне киләчәктә чемпионатны кабул итәчәк башка илгә бирү тарихы да тәкъдим ителәчәк. “Бу очракта ул ил – Кытай. Әлеге илнең дә визит карточкасы күрсәтеләчәк. Белүебезчә, бездән соң чемпионат Шанхайда узачак”, - диде Ләйлә Фазлыева.

“Финанслау мәсьәләсе буенча күпме чыгым киткәнен әлегә әйтә алмыйм, гадәт буенча, чара беткәннән соң, йомгак ясаганда әйтеләчәк”, - дип сөйләде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100