news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева ветераннарның яшәү шартларын яхшыртуда алдынгы районнарны атады

Муниципаль район, шәһәр округлары башкарма комитетларында ветераннар, тыл хезмәтчәннәренең социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча эшче комиссия төзелгән.

Ләйлә Фазлыева ветераннарның яшәү шартларын яхшыртуда алдынгы районнарны атады
tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Министрлар Кабинетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышында ветераннарның яшәү шартларын яхшыртуда алдынгы һәм калышучы районнарны атады.

«Россия оештыру комитеты карары нигезендә, муниципаль район, шәһәр округлары башкарма комитетларында ветераннар, тыл хезмәтчәннәренең социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча эшче комиссия төзелгән. Социаль паспортларны тутыру эше башкарылды. Йортлар буенча йөреп, ветераннарның торак, социаль-көнкүреш шартларын яхшырту эше уздырыла», — диде вице-премьер.

Аның сүзләренчә, бу эш Әлмәт, Арча, Лаеш, Саба районнарында, Казан, Чаллыда сыйфатлы төстә башкарыла. «Бу юнәлештә Баулы, Мөслим, Алабуга районнарында эшне көчәйтергә кирәк», — диде Ләйлә Фазлыева.

Ул йортлар буенча йөреп, ветераннарның тәкъдим, үтенечләре җыелуын әйтте.

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100