Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйлә Фазлыева: Ветераннарның саулыгы һәм яшәү шартлары игътибар үзәгендә
Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль паспорты актуальләштерелеп тора.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль паспортлары актаульләштерелеп тора. Алар ветеранның тормыш көнкүреше һәм сәламәтлеге турында кайгырту өчен кирәк. ТР Министрлар Кабинетында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек темасына үткәрелгән брифингта бу хакта ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Татарстан территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль паспортларын актуальләштереп торабыз. Бу безгә алар белән элемтәдә торырга, ихтыяҗларын белеп ярдәм итәргә мөмкинлек бирә», — диде Ләйлә Фазлыева.
«Без Бөек Ватан сугышы ветеран исеме белән спекуляция ясаулардан сак булырга тиеш. Бу мәсьәлә дә контрольдә тора», — дип өстәде ул.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, үтенечләр ике юнәлеш буенча килә — ветераннарның сәламәтлеге һәм тормыш-көнкүреше. «Ремонт белән бәйле 1 483 үтенеч килде. Хәзерге вакытта муниципаль районнарда 38 торак йортта эш бара», — диде ТР Премьер-министр урынбасары.
Татарстанда 33 216 ветеран бар. 1195 кеше — турыдан туры сугышта катнашучы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз