news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйлә Фазлыева: Татарстанга чит илдән кайтучылар көтелми

Республикага чит ил сәфәрләреннән кайтучыларны изоляция шартларында медицина күзәтүе процедурасы көтә.

Ләйлә Фазлыева: Татарстанга чит илдән кайтучылар көтелми
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүгенге көндә Татарстанга чит илләрдән һава юллары аша кайтучылар көтелми. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Ләйлә Фазлыева искәртеп узганча, Россия Хөкүмәте чит ил сәфәрләреннән кайтучы гражданнарны кабул итүне көненә 500 кеше белән генә чикләгән. «Төбәкләрдә исә ике йөздән артмаска тиеш», — диде ул.

«Хәзерге вакытта республикага һава юллары аша кайтучылар турында мәгълүмат юк. Кайтучылар булган очракта, эш тәртибе билгеле: барлык кешеләр дә обсервациягә җибәреләчәк. Обсерваторлар әзерлектә тора», — дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.

news_right_1
news_right_2
news_bot