news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде

Ул 2011 елдан алып Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын биләде

  (Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Републикасы Президентының 2014 елның 1 октябрендә гамәлгә куелган карары буенча, Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Бүген Казан каласы Думасының XXXVI сессиясендә аны Дума рәисе һәм мэр Илсур Метшин аңа муниципаль бүләк тапшырды, канәгатьлек белдереп, алга таба эшчәнлегендә уңышлар теләде. 

Ләйлә Ринат кызы Фазлыева 1975 елның 29 маенда Кыргызстан ССРның Кант районы Кант бистәсендә туган. 1997 елда “филолог” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
 

Хезмәт эшчәнлеген 1996 елда Казанның Совет районы 126 нчы урта мәктәбендә рус теле укытучысы һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасыннан башлаган. Аннары 2004-2007 елларда Казан шәһәре Совет районының 15 нче урта мәктәбе директоры булып эшләгән. 2007-2011 елларда Казанның Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары булган. Ул 2011 елдан алып Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасында булды. 2014 елның октябреннән - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100