news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева “Сәләт”леләрне гаиләләр төзергә чакырды

Аның фикеренчә, “Сәләт” яшьләре уникаль һәм талантлы кешеләр.

Ләйлә Фазлыева “Сәләт”леләрне гаиләләр төзергә чакырды
Рамиль Гали/архив

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева “Сәләт” оешмасы яшьләрен гаилә төзергә һәм балалар табарга чакырды. Бу хакта ул “Сәмрух” премиясе тантанасында сөйләде.

“Мин сезгә туган телебезгә булган мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Бу чыннан да бик мөһим әйбер. Сез – патриот. Сез командада бергәләп аңлаша һәм эшли беләсез. Бу сыйфатлар киләчәктә кирәк булачак. Гаиләләр төзегез, балалар табыгыз, бер-берегезне яратыгыз”, - диде ул.

“Сез – уникаль, талантлы шәхесләр. Сез туган телегезне беләсез. Һәркайсыгыз өчен ул тормышыгызда гаҗәеп мизгел. Бер телдә сөйләшүче һәм икенче телне өйрәнүче кеше буларак әйтәм, ышаныгыз, ул һәрвакыт кыен бирелә. Сез халкыбызның мәдәниятен, телен саклыйсыз”, - диде Ләйлә Фазлыева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100