Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйлә Фазлыева Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе булды
Элек бу вазифаны ТР Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев башкарды.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу турыда оешманың сайтында хәбәр ителә.
Хисап-сайлау җыелышында җәмгыять әгъзалары Ләйлә Фазлыева кандидатурасын хуплады. Ул бу вазифада ТР Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевны алмаштырды.
Җыелышта Бөек Ватан сугышында һәлак булган ТАССРның Лаеш районында туып үскән Александр Игнатьев туганнарына мәрхүмнең медальонын тапшырдылар. Аны эзтабарлар Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең «Ржев. Калинин фронты. 2019» истәлек вахтасы вакытында тапкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз