Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйлә Фазлыева: QR-кодлар буенча чикләүләр Яңа елда да саклана
«Бу чикләү чаралары, билгеле, рәхәт нәрсә түгел, ул беркемгә дә ошамый, ел дәвамында эпидемиологик вазгыятькә карап алар үзгәртеләчәк», - диде ул.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска каршы көрәштә чикләү чаралары исәбендә булган QR-кодлар буенча чикләүләр сакланачак.
Татарстан Премьер-министры урынбасары — коронавирус каршы көрәш буенча оператив штаб җитәкчесе Ләйлә Фазлыева бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.
Ул коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән чикләүләрне йомшартуның үз сроклары булганын искәртте. «Үзгәрешләр Министрлар Кабинеты карары буенча кертелгән, аларның бер өлеше Яңа елдан соң да кала», — диде.
Брифингта Яңа ел бәйрәмнәрендә кафеларга эшләргә рөхсәт бирелгәнен һәм тәүлек буе эшләүче кибетләр дә ачык булачагын әйттеләр.
«Могҗиза булмаячак, барысы да үзебездән тора, бу чикләү чаралары, билгеле, рәхәт нәрсә түгел, ул беркемгә дә ошамый, ел дәвамында эпидемиологик вазгыятькә карап алар үзгәртеләчәк», — дип белдерде Ләйлә Фазлыева.
Ковид буенча күмәк иммунитетка ирешү өчен 300 меңнән артык кеше прививка ясатмаган. Бүген күмәк иммунитет 75,2 процент, республика буенча аны 80 процентка җиткерү бурычы тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз