Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйлә Фазлыева: Мәктәптә зыян күргән укытучы беренче катта дежур булган
Казанның 175нче мәктәбендәге фаҗигадә 2 укытучы, 7 бала һәлак булды.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтулина). Казанның 175 нче гимназиясендә зыян күргән укытучы беренче катта дежур булган.
«Мәктәптәге фаҗига вакытында беренче катта һәлак булган кеше дежур укытучы булган. Аларның үзара дежурлык графиклары бар», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә.
Дежур укытучы объект иминлеген тәэмин итә. «Укытучыларның мондый чакта ничек эш итәргә кирәкле инструкцияләрендә язылган. Эвакуация бит ул балаларны куркыныч җирдән чыгару гына түгел, ә шул ук вакытта аларны кая чыгару мәсьәләсе дә», — диде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз