Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйлә Фазлыева: Мәктәпләрдә төрле, ышанычлы сак системалары тора
Бүген мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә сак системасы турында сөйләштеләр.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстан мәктәпләрендә төрле ышанычлы сак системалары тора.
«Кичке сакта ирләр дә, хатын-кыз да тора ала. Вахтер булуда да җенескә карап бүлү урынсыз. Объектны саклауны тормышка ашырганда, объектның куркынычсызлыгы төшенчәсе бар, ул барлык педагогик коллектив тарафыннан гамәлгә ашырыла», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә.
Мәктәпләрдәге укытучыларның үзара дежурлык графиклары да бар.
«Татарстандагы бөтен белем бирү учрежденияләрендә дә ашыгыч ярдәм чакырту төймәләре бар. Балалар да, укытучылар да эвакуация юлларын белергә тиешләр», — диде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз