news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Ковидка каршы торуга бәйле барлык нәрсәне тарих өчен саклау мөһим

Бу уникаль материал, аның сәламәтлек саклау системасының фәнни эшчәнлегенә һәм фәнгә мөнәсәбәте булырга мөмкин, ди Татарстанның премьер-министр урынбасары.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Covid-19 вирусы таралуга юл куймау белән бәйле барлык материалларны һәм документларны сакларга кирәклеген әйтте.

Бу хакта ул Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында белдерде. «Без яңа коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймау белән бәйле барлык нәрсәләрне саклау кирәк булуы турында сөйләшәбез. Ышаныгыз, бу уникаль материал, аның сәламәтлек саклау системасының фәнни эшчәнлегенә һәм тулаем фәнгә мөнәсәбәте булырга мөмкин. Бу шулай ук шәхси тарихлар, чөнки без гражданнарның шәхси архивлары турында да әйтәбез.  Шуңа бәйле рәвештә әлеге шәхси архивларны булдыру „кызыл зона“да эшләүче медикларның Covid-19 вирусына каршы тору эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин», — диде республиканың вице-премьеры.

Фазлыева әлеге мәсьәләгә игътибар итүнең мөһимлеген һәм «әлеге тарихны күп елларга ничек саклау турында кайгыртырга» кирәклеген әйтте.

Ул шулай ук татарстанлыларга быел үзләренең һәм якыннарының шәхси тормышы, казанышлары һәм нәтиҗәләре, Татарстан учреждениеләре һәм предприятиеләре эшчәнлеге белән бәйле материалларны саклау буенча «үзләренең мәгълүмати ресурсларында диджитал-җыештыру үткәрергә» тәкъдим итте.

 «Бу мөһим процесс. Аны Татарстанда флешмоб итеп оештырырга була, дип уйлыйм. Мөгаен, күп еллар элек фотопленкаларда булган шәхси архивларның безнең тормышыбыздан юкка чыгуы турында күпләр уйланадыр. Безнең тарих та шулай ук юкка чыга ала. Бүгенге көндә телефоннар бик тиз генә фотосурәт төшерә, аларны бик тиз генә бетерә дә ала. Бик аз әйберләребезне генә архивта саклыйбыз», — диде Татарстанның премьер-министр урынбасары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100