news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Җинаять кылган баланы ташларга ярамый

Татарстан Премьер-министры урынбасары ялгышкан һәм хокук бозган балалар өчен ата-аналар җаваплы булуын әйтте.

Ләйлә Фазлыева: Җинаять кылган баланы ташларга ярамый
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Җинаятьләрне имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар гына кылмый. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева KazanFirstка биргән интервьюсында әнә шундый фикер белән уртаклашты.

«Республикада иминлек бер үк сан чикләрендә тора — ул кинәт артмый. Имин булмаган гаиләләрнең категориясен беләбез һәм алар белән эшлибез», — диде республика Премьер-министры урынбасары.

Аның сүзләренчә, риск төркемендә 13 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар бар, чөнки бу чорда бала тормышта үз урынын, үз юлын эзли.

«Сыйныфка җитди җинаять кылган бала килгәч, аны ташларга ярамый, аңа яхшы юл сайларга мөмкинлек бирергә, сынап карарга кирәк», — диде Ләйлә Фазлыева. Әмма еш кына башкача була: ата-аналар беренче хокук бозуны катгый кабул итә һәм ояла.

«Син үз балаң өчен кызарырсың, чөнки бу синең балаң! Һәм син аның өчен борчылырга, кызарырга, еларга, уйларга, аңа ярдәм итәргә тиеш. Башкача ярамый. Бу безнең җаваплылык», — диде Ләйлә Фазлыева.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100