news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Җиңү парады кайчан узачагы төгәл май азакларында билгеле булырга тиеш

Ул июнь азагына, я сентябрь башына күчерелер дип фаразлана.

Ләйлә Фазлыева: Җиңү парады кайчан узачагы төгәл май азакларында билгеле булырга тиеш
Владимир Васильев

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, 9 Май көнне Җиңү парады узамаячак. Аның төгәл кайчанга күчереләчәге май азакларында билгеле булырга тиеш. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Җиңү парады я июнь азагында, я сентябрь башында булыр дип фаразлана. Әле тәгаен әйтеп булмый», — диде ул.

Аның сүзләренчә, Россия Федерациясенең коронавирусны кисәтү буенча чаралар режимыннан чыгуына карап, парадны июньдә яисә сентябрьдә уздыруны күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100