Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйлә Фазлыева: Җиңү бәйрәме алдыннан балаларга хатлар таратырга кирәк
Ләйлә Фазлыева 9 Май алдыннан балаларга бердәм класс сәгатьләре үткәрү һәм балаларга Бөек Ватан сугышындагы югалтулар турында язылган белешмәләр таратырга кирәклеген белдерде.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Бөек Ватан сугышында ТАССРның югалтуларына багышланган түгәрәк өстәлдә ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңү көне алдыннан балаларга хатлар тарату идеясе белән чыкты.
25 март көнне Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтында Бөек Ватан сугышында ТАССРның хәрби югалтуларына багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде. «Хәтер китабы» редакторы Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән кайткан Татарстан кешеләре турында яңартылган статистиканы әйтте.
Түгәрәк өстәл модераторы ТР премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева балаларга Җиңү бәйрәме уңаеннан хатлар тарату идеясен белдерде.
«Бөек Ватан сугышы белән кызыксыну балалар арасында да арта. Мәгариф министрлыгы белән берлектә бердәм класс сәгатьләре үткәрергә чакырам. „Кадерле дус! Сине Җиңү көне белән котлыйбыз!“ дигән сүзләр белән бәйрәм алдыннан балаларга белешмә кебек хатлар таратыйк. Анда шушы статистик мәгълүматларны языйк, Үлемсез полкта катнашырга чакырыйк», — диде ул.
Ләйлә Фазлыева яшь буын белән элемтәне югалтмаска кирәклеген белдерде. «Гадәттә алар безгә инша язалар, бу юлы без языйк. Алар югалтуның нәрсә икәнен белеп үссеннәр», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз