Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйлә Фазлыева: Эшли торган оешмалар хезмәткәрләрне сакларга тиеш
Татарстан Премьер-министры урынбасары үз-үзеңне изоляцияләү чорында эшли торган предприятиеләр һәм компанияләр исемлеген атады.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Хәзер Татарстан оешмалары кешеләрнең максималь куркынычсызлыгын тәэмин итү режимында эшләргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Мин оешмалардан Татарстан территориясендә кешеләрне саклау режимында эшләүне дәвам итүләрен сорыйм», — диде Ләйлә Фазлыева.
Хәзер республика территориясендә дәүләт һәм оборона заказын үтәүне тәэмин итүче һәм система барлыкка китерүче предприятиеләр, нефть-газ химиясе комплексы оешмалары һәм корпорацияләр өчен хезмәтләр күрсәтүче товарлар китерүче компанияләр эшли ала.
Нотариус, адвокат һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итүче затлар, шулай ук төзелеш оешмалары һәм төзелеш материаллары җитештерүче компанияләр дә эшен дәвам итүче оешмалар исәбендә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз