news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйлә Дәүләтованың «Яшисең килеп яшә!» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак

Ләйлә Дәүләтованың «Яшисең килеп яшә!» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). 15 гыйнвар көнне Г. Камал театрында яшь шагыйрә Ләйлә Дәүләтованың күптән түгел Татарстан китап нәшриятында чыккан «Яшисең килеп яшә!» китабын тәкъдим итү уңаеннан концерт узачак. Әйтергә кирәк, бу Г. Камал бинасы ремонтыннан соң монда үткәреләчәк беренче концерт булачак.

Ләйлә Дәүләтова «Татар-информ» хәбәрчесенә белдерүенчә, 3 мең данә булып затлы кәгазьдә, төсле рәсемнәр, фотосүрәтләр белән нәшер ителгән «Яшисең килеп яшә!» китабын чыгаруда аңа «Алмаз-холдинг» ширкате ярдәм иткән. 128 битлек басмада Ләйлә Дәүләтованың шигырьләре һәм җырлары урын алган. Билгеле булганча, бүген татар эстрадасында Ләйләнең 100гә якын җыры башкарыла. Ел саен диярлек «Татар җыры» фестивалендә аның шигырьләренә язылган җырлар лауреат була. Быел Дилә Нигъмәтуллина башкарган «Хатын-кыз бәхете» һәм Гүзәл Уразованың «Гашыйк итеп сакла син» җырлары җиңү яулады. Инде җыентык булып Ләйләнең җырларыннан торган 3 CD дә чыкты. Хәзер 4нчесе чыгуга әзерләнә икән.

Ләйлә Дәүләтова киңкырлы шәхес. Ул журналист буларак «Яңа гасыр» телевидениесендә инде 4 ел буе «Адәм белән Һава» тапшыруын да алып бара. «Яшисең килеп яшә!» китабына кереш сүз язган журналист, җәмәгать эшлекле Римзил Вәлиев: «Яңа Гасыр» телевидениесендә «Адәм белән Һава» проектын уйлап табып, Ләйлә талантының тагын бер ягы белән сокландырды. Җитмәсә ул үзе үк алып баручысы да, режиссеры да. Ел әйләнәсендә бер-берсенә охшамага һәм шәхси тормышларын ачарга яратмаган шәхесләрнең милли тормышын күрсәтү конвейры ул «Адәм белән Һава» тапшыруы», - дип билгеләп уза.

Бүгенге көндә Ләйләнең шигыренә язылган җырларны башкармаган җырчылар бик сирәктер. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина, Чулпан һәм Фирзәр Мортазиннар, Люция һәм Рөстәм Закировлар, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Резеда Төхвәтуллина, Ландыш Нигъмәтҗанова, Альбина Апанаева, Ләйсән Гыймаева, Фәрит Таишев, Зөләйлә, Мәликә, Иркә, Айгөл Сагынбаева, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар бар. Ләйләнең концертында да бу һәм башка җырчылар чыгыш ясаячак.

Ләйлә Дәүләтова белдерүенчә, бу кичәнең тагын бер үзенчәлеге – Россия, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гаффаровның килүе. «Бу атаклы җырчыны минем әни бик ярата. Аңа багышлап чакырдым», - диде Л. Дәүләтова.

Концертка сценарийны Ләйлә Дәүләтова үзе язган. Анда күбрәк яңа җырлар башкарылачагын белдерде яшь шагыйрә. Ләйлә үзе дә шигырьләре белән бергә тамашачыларга яңа җырларын бүләк итәчәген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot