news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Л. Янсуар: "Мин синең белән яуга барыр идем, Ахиярова" - "Татарстан" журналы

Нинди икән ул – күңеленнән мондый аһәңнәр түгелерлек зат, дип еш уйлый идем. Бик нечкәдер, бик хиследер, бик нәзберектер...

 (Казан, 10 август, "Татар-информ", "Татарстан" журналы, Луиза Янсуар). Балачагым да, тормышымның бөтен барышы-агышы да аның көй-аһәңнәре белән өретелгән: «Зәңгәр томан», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Ак кәгазь», «Бергә узыйк Казан урамын», «Идел-йорт», «Сөембикә»... Нинди икән ул – күңеленнән мондый аһәңнәр түгелерлек зат, дип еш уйлый идем. Бик нечкәдер, бик хиследер, бик нәзберектер... Ә танышкач, тормышта ныгып килгән теориямә тагын бер кат инандым: иң нечкә-хисчән, эстетик кыйммәткә ия сәнгать әсәрләрен тудыручы талантлы шәхесләр, беренче чиратта, ныклы умырткага ия һәм гаҗәеп дәрәҗәдә эшчән кешеләр алар.

Сирәк товар, яки Җиде яшьлек композитор



- Гаиләбездә музыкантлар, композиторлар юк иде. Башкортостаннан Казанга күченгәч, мине Совет районының 72нче номерлы немец телле мәктәбенә 1нче сыйныфка укырга бирделәр һәм – 7нче музыка мәктәбенә. Скрипка белән фортепианода уйный башладым. Фортепианоны бик ошаттым. Җиде яшемдә, миңа пианино алгач, уйный-уйный, музыка язарга керештем. Әле аны ничек язарга кирәклеген дә рәтләп белмим, әмма нәрсәдер «чыгарам». Әни махсус нота дәфтәре алды һәм мин көйләремне шунда терки башладым.

Музыка мәктәбендә 5-6 нчы классларда Лоренц Блинов дигән композитор композиция дәресләре алып бара башлады. Без, көй чыгара торган берничә бала, аның дәресләренә йөрдек. Музыка мәктәбен скрипка буенча тәмамладым. Музыка училищесына укырга кердем дә Теория факультетын тәмамладым, чөнки композиторлар өчен махсус бүлек юк иде. Аны бетергәч, консерваториягә инде нәкъ менә композиция буенча укырга кердем.

Дөрес, музыка училищесында укыганда, композициягә өйрәтер өчен, Мирсәет Яруллин килеп йөри иде. Минем өчен һәм Венера Җиһаншина дигән тагын бер кыз өчен. Ә консерваториядә Теория һәм композиция факультетында Рафаэль Нуриевич Белялов классында укыдым. Инструментовка һәм оркестровка буенча – Нәҗип Гаязович Җиһановта.

Курсны бишәү тәмамладык. Мин – бердәнбер кыз бала. Бездә бит күп кеше укымый, без, кем әйтмешли, «сирәк товар». Минем белән укыган ир-егетләр, композиторлыкка укысалар да, композитор булмадылар. Аларның хәзер кайда икәнлекләрен дә белмим.

«Әнкәй булмаса, композитор булмас идем»



- Әнкәй бик иҗади кеше иде, төрки телләрдә сөйләшүче балаларга рус телен тиз һәм сыйфатлы итеп өйрәтү буенча гаять күп дәреслекләр, методик кулланмалар авторы, филология фәннәре кандидаты. Аның китаплары Мәскәүдә, Ленинградта басылып чыкты. Советлар Союзы буйлап тарала иделәр – Кабарда-Балкар, Дагыстан, Хакасия, Алтай һ.б. төбәкләргә. Татар телен әйбәт белсәң, син, кимендә, бер атна эчендә теләсә нинди тугандаш төрки телдә сөйләшә алачаксың, шуңа татарча белергә кирәк, дип тәрбияләде ул безне.

Әткәй исә әнкәйнең тоемлавына чын күңелдән ышана иде. Аның сүзенә колак сала, фикеренә таянып эш итә. Чөнки гаиләдә әнкәй – рухи лидер. Ә әткәй – икътисадчы, ТАССРның Госпланында Җыю бүлеге мөдире булып эшләде. Бер-берсенә зур терәк булып, аңлашып яшәделәр.

Сеңлем бар иде. Лилия исемле. Ни кызганыч, 36 яше туларга бер көн кала, йөрәк авыруыннан вафат булды. Бик чибәр, акыллы, укымышлы иде ул... Филология буенча кандидатлык дисертациясе якларга җыенып йөри иде... Ул чакта бит йөрәккә операцияләрне юньләп ясый да белмәгәннәр, хәзер булса, без аны коткара алган булыр идек, дип уйлыйм.

Талант ул һәр балага бирелгән була, әмма әти-әнисе тиешле вакытта дөрес юнәлеш бирмәсә, күмелеп калырга да мөмкин. Мине музыка мәктәбенә бирмәгән булсалар, композитор булырга мөмкин икәнлеген белмәс тә идем. Каян белим мин аны?! Тагын бер мөһим әйбер – ышаныч. Әнием миңа бик нык ышанды. Пианинода уйнавымны күрүгә, талантым бар дип исәпләде һәм бу талантка һәрвакыт гаять җитди карады. Әйткәләгәннәр аңа: «Сезнең кызыгыз башкалардан бер җире белән дә аерылмый, ә сез аны әллә кемгә исәплисез», - дип. Әмма әнинең ышанычын кемнәрнеңдер сүзләре генә какшата алмый иде. Әнкәй булмаса, мин композитор булмас идем.

Шулай ук музыка мәктәбендә нинди укытучыга эләгүең дә зур роль уйный. Миңа бу яктан да язмыш елмайды – Алексей Васильевич Конюхов дигән укытучыда укый башладым мин мәктәптә. Скрипка буенча укытты. Мине бик үз итеп, яратып үстерде. Ә менә сеңлемә (ул фортепианога йөрде) җайсыз укытучы туры килде. 4 нче класстан соң: «Булды, җитте, башка йөрмим», - диде.

Өч остаз



- Өч мэтр. Өч шәхес. Һәрберсе үз йогынтысын ясамый калмады. Әмма кайсы күбрәк тәэсир иткәндер, анык кына әйтә дә алмыйм. Чагыштырып та булмый.

Мирсәет абый, иң беренче җырымны тыңлап, фатихасын биргән кеше. Хәтерлим, Ренат Харис янына бардым. «Яшь ленинчы» газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән вакыты. Ул әле бик яшь, утызы да тулмаган иде. Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган «Таң» дигән җырымны алып килдем. Ренат абый бит ул шагыйрь, белеме буенча – филолог, ә ул чакта, редакциянең үзендә утырмасалар да, махсус музыкаль белеме булган кешеләр газета-журналларда консультант булып эшлиләр иде. Һәм менә Ренат абый үзләрендәге консультантны, ягъни Мирсәет Яруллинны чакыртты. Мирсәет абый килде дә, җырны көйләп карап, бастырырга була, дип профессиональ бәясен бирде. Ул вакытта мода бар иде – җырларны, ноталары белән бергә, газета-журналларда бастыру.

Дуслык шуннан башланды. Концертларына йөри башладым. Гомумән, без гаиләбез белән татар композиторларының симфоник концертларына еш йөри идек. Мирсәет абыйның әсәрләрен бик яраттым. Ул миңа музыка училищесына кергәндә дә бик нык ярдәм итте, әзерләде.

Займищеда «Журналист» дип аталучы бакча ширкәте бар иде. Әти белән әнинең шунда йорты урнашкан. Бакча күршеләребез – Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев. Илдар абый белән бик дус булгангадыр инде, аларга кунакка Мирсәет абый килеп йөри. Җырлар язалар, спектакльләргә музыка иҗат итәләр, мәш киләләр. Әткәй белән әнкәй Илдар абыйлар белән аралаша, билгеле инде, Мирсәет абый белән дә. Безгә дә кунака кереп чыккалыйлар бу даһилар. Шуңа да Мирсәет абыйны кечкенәдән якын итеп, ихтирам итеп үстем. Мине Композиторлар берлегенә кабул иткәндә, зур илтифат күрсәтте. 1989 елда Композиторлар берлегенең рәисе нәкъ менә ул иде.

Рафаэль Нуриевич белән консерваториягә керер алдыннан таныштым. Аның кул астында кыллы квартет яздым, романслар. Шуларны коллоквиумда – керү имтиханнарда – күрсәттем. Һәм биш ел дәвамында аның классында укыдым. Гаҗәеп талантлы, кызыклы композитор иде. Һәм энциклопедик белемле шәхес тә. Шагыйрьләр, язучыларның иҗатын һәрчак күзәтеп, өйрәнеп барды. Миңа да шул белемнәрне сеңдерде.

Нәҗип абый Җиһанов бары тик композиторларда гына инструментовка-оркестровка буенча дәресләр алып бара иде. Нәкъ менә шул дәресләргә йөргәндә, 3 нче курста, мин бәби алып кайттым. Нәҗип абый, көмәнем барлыгын сизгәч: «Аңлашылды, димәк син академик отпускка китәчәксең тиздән», - дигән иде. Әмма әнкәй катгый әйтте: «Укуыңны дәвам итәсең, без сиңа булышырбыз». Иремнең әнисе дә шул фикердә торды.

Балам 25 декабрьдә туды, мин инде аңарчы барлык имтиханнарны тапшырган идем. Һәм бөтен төркем белән бергә икенче семестрга укырга чыктым. Нәҗип абый, мине күреп алды да: «Дааа, Әхиярова, мин синең белән аю ауларга барыр идем», - диде. Мин ул чакта «аюга бару»ның нәрсә икәнлеген дә белмим. Ә ул бик катлаулы эш икән – көчле ихтыяр, чыдамлылык, максатчанлык таләп итә торган. Хәзер горурланып искә алам.

«Композиторша» дигән төшенчә юк»

- Тормышымда ир-ат музыкантлар, педагоглар, мэтрлар зур роль уйнады. Алар миңа һәрвакыт тигез итеп карады, бу, бәлки, холык-табигатем белән дә бәйле булгандыр. Мин дә үземне алар арасында хатын-кыз итеп, ягъни икенче планда булырга тиешле итеп тоймадым. Әлбәттә, нәзәкать, наз, матурлык иясе булу – ул табигый нәрсә. Әмма профессиянең җенесе юк!

Композиторлар арасында хатын-кызлар бармак белән генә санарлык бит. Ул – конкрет ир-ат һөнәре. Минем табигатемдә ирләрчә тотрыклылык, ныклык бар. Җебеп төшмим. Нинди генә авыр хәл булмасын, үземне кулга алып, алга барам. Бу тәрбия гаиләдән килә – әнкәйдән. Ул бик максатчан, көчле шәхес кенә түгел, ә гаҗәеп оратор, лектор, эшендә гел лидер, башкаларга юл күрсәтүче дә иде бит. Мәскәүдә Милли телләр институтында эшләде, гел зур аудиторияләр алдында чыгыш ясый иде. Бәлки, аның үрнәге булмаса, мин берәр музыка мәктәбендә пианинода уйнарга өйрәтеп утыручы укытучы булып кына калыр идем. Әмма әни баштан ук алга зур максатлар һәм таләпләр куйды.

Музыкантлар, бигрәк тә композиторлар арасында, конкуренция бик көчле. Мин моңа табигый күренеш итеп карыйм. Консерваториядә укыганда кайбер башка педагогларның студентлары әйбәтрәк дигән сүзләр ишетелгәли иде. Әмма, исән булса, Рафаэль Нуриевич безнең белән горурланган булыр иде, аның укучылары начар иҗатчылар булып чыкмады – мин, Луиза Батыркаева, Рәшит Абдуллин, Виталий Харисов, Риф Ильясов...

«Безгә җыр язарга ярамый иде»



- Аннары аспирантурга кердем. Музыка белгече дә буласым килде. Диссертация яза башладым, әмма ташладым. Композиторлык күбрәк минеке булып чыкты. Аспирантура шуңа төшендерер өчен кирәк булган да, мөгаен.

Беренче җырларымны язып, берсеннән-берсе әйбәт җырчыларның аларны башкара башлаган чагы иде – Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимова, Айдар Фәйзрахманов, Асаф Вәлиев, Венера Ганиева. Алар радиодан даими яңгырый, халык яратып кабул итә – иҗади тормыш бөтереп алды мине үз эченә, гаҗәеп кызыклы тормыш. Ул җырчылар шулкадәр модада иде, концертларында халык залга сыймый. Алар бөтен Союз буйлап гастрольләрдә йөриләр... Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Роберт Миңнуллин, Госман Садә, Ренат Харис... – минем иҗатташ шагыйрьләрем дә санап бетергесез. Консерваториядә укыганда болай булыр дип башыма да китермәгән идем. Анда бит куелган жанрлар, кысалар, академик атмосфера. Ул барыбер дә элитар сәнгать.

Консерваториядә укыганда безгә җыр язарга ярамый иде. Ул чакта Ленин белән бәйле даталар модада – әйтик, 22 апрельгә син, һичшиксез, ниндидер әсәр язарга тиешсең. Эстрада плебейлар жанры дип исәпләнә иде әле. Эстрада өчен язып, юньле композиторлар рәтендә йөри алмыйсың, янәсе. Әмма мин, бу стереотиплардан арындым да, күңелем ничек куша, шулай иҗат итә башладым. Мин академик жанрны ташлап, эстрадага гына күчмәдем – икесен дә тигез алып бардым. Тик халык мине нәкъ менә эстрада өчен язылган җырларым аша күбрәк белә: «Зәңгәр томан», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Туй күлмәге», «Чаба поезд», «Яратыгыз» һ.б. авторы мин аның өчен.

«Музыкамны ярата торган ирләрне сайладым»

- Беренче җәмәгатем музыка белгече иде. Без аның белән әле музыка училищесында укыганда ук таныштык. Хәзер ул П.И. Чайковский исемендәге 1нче номерлы Музыка мәктәбе директоры. Яша белән 17 ел бергә яшәдек. Бергәләп кызым Алинаны тәрбияләп үстердек. Ике оныгыбыз бар. Ул мине аңлап, хөрмәт итеп яшәде. Әле хәзер дә концертларыма йөри, һәр уңышыма сөенә, котлый. Еш кына әйтеп куя: «Мин синең беренче ирең булуым белән горурланам», - ди.

Без аның белән бик яшьли өйләнештек, әбиләрем, әти-әниләр татар милләтенннән булмавына пошынды да әле. Әмма бик культуралы кеше булуын күргәч, яраттылар. Алар гомер буена бер-берсенә карата яхшы мөгамәләдә булдылар. Мине дә Яшаныкылар бик җылы кабул итте.

Ә аннары... Олегны очраттым. Финляндиягә бер төркем музыкантлар барган идек. Таныштык, аралаштык, телефоннар алмаштык. Мин аны ниндидер концертыма чакырдым. Колонна залында иде ул. Миңа анда магнитофон кирәк булды. Олегтан ярдәм итүен үтендем. Ул китерде. Шуннан башланды бер-беребезгә тартылу... Бөтенләй көтмәгән-уйламаган мәхәббәт булды ул. Шулай булмаса, мин Яшадан китмәс тә идем. Ә алдап-йолдап, ике җирдә ике тормыш алып бару – табигатемә туры килми. Без икебез дә гаиләләребезгә бер-бербезне яратуыбыз турында әйттек, аерылыштык һәм Олег белән кушылдык. Башкача мөмкин түгел иде.

Тормыш юлдашларымның икесеннән дә уңдым. Хатын-кыз өчен, аеруча иҗат белән шөгыльләнә торган хатын-кыз өчен, бу бик мөһим. Ирләрем миңа бик зур терәк булдылар. Аларны шулай сайлаганмындыр да, мөгаен – музыкамны ярата һәм мине хөрмәт итә торганнарны. Икенче ирем – үзе дә композитор, бездән еш кына: «Сез бер-берегезгә конкурентлар түгелме?» - дип сорыйлар иде. Юк. Без дуслар, иҗатташлар булып яшәдек.

Ул академик музыка өлкәсендә күп эшләде, симфонияләр язды. Һәм цирк өчен музыка иҗат итте. Искиткеч талантлы композитор иде. Яшәргә безгә килсә дә, артык безнең тормышка «кереп китмәде», Мәскәүнеке булып кала бирде. Миңа ачуланганда әйтә торган бер сүзе бар иде: «Мин синең музыкаңны үзеңә караганда күбрәк тә яратамдыр әле». «Зәңгәр томан»ны тыңлагач, аякларымны кочаклап елады. Хисле кеше иде, тирән, бай эчке дөньялы. Беренче ирем дә нечкә күңелле кеше. Мин алар кадәр үк хисчән түгел үзем (Көлә).

«Фарватерны күр!»

- Әнкәй гел әйтә килде: «Фарватерны күр! Төп бурычыңны вак-төякләреннән аера бел, юкса максатыңа барып җиткәнче, әллә кайларга барып төртеләчәксең». Шушы принцип миңа ирләрем белән яшәгәндә дә, бала тәрбияләгәндә дә, иҗатта да, кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә дә искиткеч ярдәм итте. Минем белән ирләрем дә, башкалар да идарә итә алмады. Шуңа да әйтә алам: зирәклегең җитсә, «бер казанга ике тәкә башы да сыя». Иң мөһиме – лидер булырга, аркадаш булырга кирәк, әмма диктатор түгел. Тагын бер әһәмиятле шарт: гаилә төзегәндә, культурасы, дәрәҗәсе, тәрбиясе ягыннан үзеңә тиңдәш кешене сайларга кирәк. Нәкъ менә шул культура, интеллигентлык гаиләне кыен чакларында коткара.

Олег белән бер-беребезнең эшенә кысылмый идек, әмма һәрчак киңәшләштек. Ул, мәсәлән, ни дә булса яза, кайсыдыр урында шикләнә яки кайсы вариантны сайларга белмирәк тора һәм миңа мөрәҗәгать итә: «Резик, тыңлап кара әле, монысын сайлыйммы, тегесенме?» Мин һәрчак үз фикеремне әйтәм: «Олег, миңа менә бу вариант кулайрак тоела». Һәрчак фикеремне аргументлап бирәм. Ул тыңлый, мин әйткәннәрне исәптә тотып, эшләп бетерә. Мин дә шулай итә идем. Бу искиткеч зур бәхет – дәртләнәсең, илһамланасың, язасы гына килеп тора.

Әмма балет язганда, ике ел эшләп, аңа бер нотаны да күрсәтмәдем. Премьерага гына чакырдым. Хәтта прогонга да түгел. Ул бик тәэсирләнде инде премьерада!

Бәхәсләшә дә идек. Әмма, ничек кенә үз фикеребезне алга сөрсәк тә, һәрберебез үзенчә эшләп куя иде барыбер. Тик беркайчан да бер-беребезне рәнҗетмәдек. Чөнки мин аның зур шәхес булуын белә идем, ул мине шулай исәпләп яшәде. Бу сокланудан һәм бер-береңнең музыкасына гашыйклыктан килә – тормыш-көнкүрештә ул вак-төякләрдән саклый.

«Без хәзер бик аз калдык»

- Композиторлар берлегендә 10 га якын яшь композитор, мин аларның барысына сокланып, зур ихтирам белән карыйм. Бездән соң килгән алмаш, киләчәктә татар музыка сәнгатен алып баручылар бит алар. Үзебезгә остазлар ихтирам белән карадылар, безне дә шулай тәрбияләделәр.

Хәзер без бик нык сирәгәйдек. Иң аз әгъзасы булган берлек – безнеке. Чын профессиональ композиторлар турында сүз алып барам, әлбәттә. Сәбәбе – үзгәртеп кору елларында безнең һөнәргә зур зыян килде. Элек композиторларга бик яхшы түлиләр иде, аларның заказлары бар, аларны дәүләт тәэмин итеп торды. Ә акча булмагач, һөнәрнең дәрәҗәсе төшкәч, ир-егетләр бу профессиядән берәм-берәм китә башлады.

Әле мин иҗатка килгән елларда гына да Сатып алу комиссиясе гөрләп эшли иде – елга 4 тапкыр җыелалар. Бу, димәк, дәүләт күләмендә композиторның эше кирәкле, әһәмиятле, дигән сүз. Һәр композиторга заказ бүлеп бирелә, язганнары карала һәм сайлана. Гонорар түләнә. Хәзер без Рәшит Кәлимуллин белән елына бер тапкыр ул комиссиядән көч-хәл белән берничә композиторга гонорар түләнә торган итеп, эшләрен уздыра алабыз. Нинди ир-егет килсен бу өлкәгә?! Гөлнара Тимербулатова, Елена Анисимова, Юлия Бекбулатова, Эльмира Галимова, Наталья Варламова, Эльмир Низамов – күрәсезме, нигездә, хатын-кызлар.

Фотолар: Резеда Әхиярова архивыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100