news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Л.Сафина: Иремнең Казанда татар телен куллану даирәсе ник тар дигән соравына җавабым юк

Яшьләр оешмасы җитәкчесе ирен Туладан Казанга күчәргә күндергәндә: "Балабыз тугач, ул татар телендә белем алырга тиеш", дип өндәгән.

 (Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Россия регионнарыннан Казанга күчеп килергә теләүче татар яшьләренең күпчелеге "монда балаларыбыз туса, алар татарча белер" дигән хыял белән яна. Ләкин бу хыялның 100 процентка тормышка ашуы реаль түгел, дип саный Татарстанның "Идел" Яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында белдерде. 

"Яшьләрнең күбесе Казанга күченеп кайталар. Алар, балаларыбыз туса, татарча белер дигән ниндидер якты идеяләр белән йөриләр, - ди Сафина. - Татар теленең кулланылыш даирәсе киң түгел, бик кечкенә. Мәсәлән, минем үземнең гаиләдә шундый проблема бар: ирем Тула өлкәсеннән монда күченеп кайтты. Өйләнешкәч, кем кая күченергә тиеш дигән сорау туды. Мин аны: "Балалар тугач, алар бит татар телендә белем алырга тиеш", - дип күндердем. Ул монда күченеп кайтты һәм белем бирү өлкәсендә эшли. Бүген ул миннән: "Татар теленең куллану даирәсе нигә тар?" - дип сорый. Һәм мин аңа җавап бирергә тиеш. Ә мин аңа җавап бирә алмыйм".

Ләйсән Сафина фикеренчә, телнең кулланылу даирәсе үссен өчен дәүләт эшенә алынганнарга татар телен белү мәҗбүри дигән шарт куярга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100