Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Л.Глебова:“Без ТРга БДИ нәтиҗәләренең мәгариф белән идарә нигезенә салынуын карарга килдек
Узган елда Татарстан укучыларының барлык 13 предмет буенча да күрсәткечләре Россия күләмендәге уртача күрсәткечләрдән түбән булган
(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Без Татарстанга Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренең ничек итеп мәгариф белән идарәнең нигезенә салынуы карарга килдек”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Любовь Глебова.
ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, узган елда Татарстан укучыларының барлык 13 предмет буенча да күрсәткечләре Россия күләмендәге уртача күрсәткечләрдән түбән булган. “Әлбәттә, без моның белән канәгать түгел. Әмма Бердәм дәүләт имтиханы бу өлкәдәге хәлләрнең торышын күрсәтте. Мәгариф системасын камилләштерүнең бер юлы бу. Бездә бердәм дәүләт имтиханын уздыру процедурасы объектив булды һәм алга таба да без бу курсны дәвам итәчәкбез”, - дип белдерде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз