news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Л. Галимова: Бузыкаев рәсемнәре Башкортстан белән мөнәсәбәтләргә тәэсир итмәячәк

Җәмәгатьчелек Уфа рәссамының иҗатына үз бәясен бирде инде, диде Лилия Галимова.

Л. Галимова: Бузыкаев рәсемнәре Башкортстан белән мөнәсәбәтләргә тәэсир итмәячәк
архив/Регина Гумарова

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Уфа рәссамы Камил Бузыкаевның карикатураларын күпләр Татарстанны мыскыллау дип кабул итте. Бу ике төбәк арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясамаячак. Бу хакта брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

“Миңа калса, бу карикатура остасының иҗатына җәмәгатьчелек үз бәясен бирде инде. Шуны гына өсти алам: Башкортстан белән безнең дустанә, җылы мөнәсәбәтләргә бу берничек тә тәэсир итмәячәк”, - диде ул.

  • Уфа рәссамының Татарстанның туризм өлкәсенә карата ясалган карикатурасы социаль челтәрләрдә 14 июньдә пәйда булды һәм блогерлар тарафыннан зур ризасызлык уятты. Бузыкаев үз рәсемендә "Welcome to Kaza..." язуы фонында, ачык кием кигән хатын-кызга чәчәк тоттырып сурәтләгән. Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров рәссамнан карикатура өчен гафу үтенүен сорады.
  • Соңрак урынсыз шаяру авторы яңа пародия ясады. Ул анда үзен шуклык кылган бала итеп сурәтләгән һәм “Татар апа-абыйларым, гафу итегез, мин хаклы булмаганмын”, дип язган Бузыкаев карикатурада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100