news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әл-Фаләх әфәнде: “Татарстан бар өлкәдә дә уңыш казана

Зилә Вәлиева Кувәйт дәүләте вакыфлар һәм ислам эшләре министры урынбасары Гадел Абдулла Әл-Фаләх белән очрашты

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген ТР Мәдәният министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Кувәйт дәүләте вакыфлар һәм ислам эшләре министры урынбасары Гадел Абдулла Әл-Фаләх белән очрашты.
Әл-Фаләх әфәнде очрашудан соң журналистларга биргән әңгәмәсендә Татарстанга ясаган сәфәреннән канәгать булуын белдерде. “Сезнең республикада беренче тапкыр булуым түгел, бу юлы Казанга гарәп каллиграфиясенә багышланган күргәзмә ачу һәм Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенең 1121 еллыгы уңаеннан уздырылган чараларда катнашу максаты белән килдек”, - диде Кувәйт дәүләте вакыфлар һәм ислам эшләре министры урынбасары.
Кувәйт делегациясе Сабантуй бәйрәмендә дә булды. “Татарстанга килгән саен аның яхшы якка үзгәрүен күреп куанабыз. Татарстан бар өлкәдә дә уңыш казана. Бирегә мөмкин кадәр күбрәк туристлар килсен өчен сезнең республиканы чит илдә пропагандаларга кирәк”, - дип билгеләп үтте Әл-Фаләх әфәнде.
“Бездә гарәп каллиграфиясенә багышланган мондый бай күргәзмә булганы юк иде әле, диде үз чиратында Зилә Вәлиева. – Бу башкаланың мәдәни тормышында зур вакыйга”. Татарстан мәдәният министры Кувәйт кунаклары Казанга гарәп теле укытучыларын, шулай ук балалар китаплары алып килгән дип белдерде.
“Гарәп телен өйрәнүдә кызыксыну уятырбыз дип ышанабыз. Моннан тыш, каллиграфия техникасы буенча эшләүче безнең рәссамнар яхшы мастер-класс алды. Казанда мондый күргәзмәләр яңа эшләр тәкъдим итү максаты белән ким дигәндә елга бер үткәрелергә тиеш дип килештек”, - дип белдерде Зилә Вәлиева.
Көзен Кувәйт әмире Россиягә рәсми визит белән килә, ул Казанда да булыр дип көтелә. “Бездән планлаштырылган очрашуда партнерлык мөнәсәбәтләре турындагы килешүне имзалар өчен алдан ук уртак тәкъдимнәр буенча эшләргә килештек”, - дип ассызыклады З.Вәлиева. Сүз кулъязмаларны яңадан торгызу буенча уртак проектлар, уртак күргәзмәләр булдыру һәм Казан университетларының берсе базасында Кувәйт Дәүләте мәдәни үзәге ачу турында бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100