Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Л.Фәттерахманов Татарстанда 6 төрле карантин үсемлеге буенча фитосанитар зона булуын әйтте
“Республика территориясендә 62 фитосанитар зона табылды”, - диде Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республика территориясендә 6 төрле карантин объекты буенча, 62 карантин фитосанитар зона табылган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов әйтте.
“Республиканың 470,5 мең гектар мәйданында (авыл хуҗалыгы җирләре, ферма, склад, авыл җирлекләре территорияләре) һәм 90,8 мең гектар урман биләмәләрендә 212 рейд тикшеренүләре үткәрелде. Шуның нәтиҗәсендә 6 төрле карантин объект буенча, 62 фитосанитар карантин зона табылды”, - диде Фәттерахманов.
Урынбасар республика территориясендә табылган карантин үсемлекләргә аерым тукталып үтте.
“Амброзия трехраздельная” үсемлегенең тамыр системасы нык көчле, ул 4 метр тирәнлеккә китеп үсә, туфракны ярлыландыра һәм киптерә. Амброзия әлеге җирне санаулы еллар эчендә башка культуралар үсә алмас дәрәҗәгә җиткерә. Үләннең орлыгы 40 елга кадәр тишелеп чыгу үзлеген саклый. Амброзия, чәчәк атканда, серкәсе һавага очып, аллергиянең бер төре - поллиноз китереп чыгара. Кешенең борыныннан ага, күзләре кычыта һәм кызара, тамагы авырта, кашына. Соң чиктә исә буыла һәм анафилактик шок кичерә.
“Повиликаның ике төре дә – кыр һәм Европа повиликасының тамыры да, яфраклары да юк. Ул башка культураларның үсешен тоткарлый. Әлеге үләнне мал-туар ашаса, ашказаны-эчәк тракты авыруларына дучар була.
“Алтынсу бәрәңге нематодасы” - бәрәңгене генә түгел, пасленчалар семьялыгына керүче башка культураларны да, шул исәптән помидорны да зарарлый. Әгәр кишәрлегегезгә әлеге авыру үтеп кергән икән, уңышка өметләнмәгез.
“Усачи черный сосновый” һәм “болшой черный еловый” - зыян күргән ылыслы агачларны зарарлый”, - диде Ленар Фәттерахманов.
Урынбасар сүзләренчә, республикада карантин объектлар табылган гомуми мәйдан 114,6 мең гектарны тәшкил итә. Аның 104 меңе – урман биләмәләре, ә 10,6 мең гектары авыл хуҗалыгы җирләренә туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз