Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әл-Бохари һәм ән-Нәвавиның хәдисләр җыентыгы тыелуга каршы мөфти мөрәҗәгать белән чыкты
«Бу – нигезнең нигезе, аларны белмәү белемле кеше өчен оят булырга тиеш», - дип яза Камил хәзрәт Сәмигуллин.
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми мөрәҗәгать белән чыкты. Instagram-дагы үзенең аккаунтында ул социаль челтәрләрдә әл-Бохариның «Сахих» хәдисләр җыентыгы һәм ән-Нәвавиның «Изгеләр бакчасы»н суд аша экстремистик китаплар итеп тану турындагы хәбәрләргә аңлатма бирде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Социаль челтәрләрдә 7 августта Татарстан Республикасының Лаеш районы судында әл-Бохариның «Сахих» һәм ән-Нәвавиның «Изгеләр бакчасы» хәдисләр җыентыклары экстремистик китаплар дип игълан ителүгә бәйле эш каралачагы турында мәгълүмат чыкты, - дип яза Татарстан мөселманнары башлыгы. - Моның бары тик техник хата, аңлашылмаучанлык кына булуына ихлас күңелдән ышанасы килә.
Мөселман дин гыйлеме мирасының хәзинәсен саклаучы Татарстанда башкача мондый хәлне ничек аңлатырга мөмкин? Мөселман дин гыйлеменең классик хезмәтләрен экстремистик дип тану - наданлыкның ачык чагылышы! Әлеге хезмәтләр бар мөселман дөньясында зур абруй казанган һәм ислам мәдәнияте мирасы булып тора. Бу – нигезнең нигезе, аларны белмәү белемле кеше өчен оят булырга тиеш. Әлеге әдәбиятны экстремистик дип тану мәсьәләсе дә – нонсенс.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә берничә ел элек әл-Бохариның «Сахих» җыентыгын якларга туры килгән иде инде, ул чакта хәдисләр күп меңләгән тираж белән нәшер ителде. Бу юлы да мөфтият килеп туган хәлне үз күзәтчелегенә алды. Танылган адвокат Руслан Нагиев белән вәзгыятне өйрәнәбез. Мин ихлас күңелдән судның төпле карарына, гаделлегенә өметләнәм. Чөнки биредә китапның язмышы гына түгел, ә бәлки бар мөселман дөньясында Татарстанның һәм Россиянең абруе хәл ителәчәк».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз