news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләбиб Леронга бүген Гамил Афзал премиясе тапшырылды

Тантана Актанышта үтте.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Актанышта Гамил Афзал исемендәге әдәби премия иясе аталды, дип хәбәр итә "Идел" журналы. Премияне гамәлгә куючылар - Актаныш хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Гамил Афзал исемендәге әдәбия премиянең беренче иясе - күренекле драматург Туфан Миңнуллин. Төрле елларда бу бүләккә Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов ия булды.

Бүген исә Актаныш мәдәният сараенда Гамил Афзал премиясенең алтынчы иясе аталды. Бүләккә шагыйрь, публицист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон ия булды. Премияне аңа Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100