Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләбиб Лерон: Сәрвәретдин Сабитовның китаплары тәрбияви әһәмияткә ия
Җәлил Хәзрәт Фазлыев Сәрвәретдин Сабитовның бала тәрбияләүгә багышланган китабын хәзрәтләргә дә файдалы булачагын әйтте.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә дин белгечләре белән галимнәр берләшеп, Сәрвәретдин хәзрәт Сабитовның хезмәтләрен өйрәнү буенча фикер алышты.
Сәрвәретдин хәзрәт белән кызыксыну аның оныгы — Мәскәү дәүләт университеты профессоры, Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов декабрь башында Казанга килеп, татар җәмәгатьчелеге белән очрашканнан соң җанланып китте. Очрашуда Сәрвәретдин Сабитовның Риза Фәхретдин белән чордаш һәм фикердәш булганлыгы, Риза Фәхретдин аның мәкаләләрен «Шура» журналында эзлекле рәвештә бастырып барганлыгы искә алынган иде.
Бүгенге чараны мәдрәсә җитәкчелеге «Безнең мирас» журналы редакциясе белән берлектә оештырды. Фикер алышуда мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, галимнәр Индус һәм Энгель Таһировлар, Татарстанның Халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин һәм башка мәшһүр шәхесләр катнашты.
«Рус мохитендә яшәгән 84 яшьлек галим Иҗат Сабитов татар телендә камил сөйләшүе белән безне сокландырды. Озак еллар Мәскәү университетында укыткан, чит илләрдә йөргән кеше татар телен саклап кала алган. Ул шәкертләр алдында „Сак-сок“ бәетенең беренче куплетын сөйләп күрсәтте», — диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин.
Иҗат Сабитовның бабае Сәрвәретдин хәзрәт «Шура» журналының даими авторы булу белән беррәттән, китаплар да язган. Ильяс хәзрәт Җиһаншин аның җиделәп китабы булырга мөмкин икәнен әйтте. Милли китапханәдә аларның өчесе саклана. Калганнары Казан (Идел буе) федераль университеты китапханәсендә булырга мөмкин.
«Сәрвәретдин хәзрәткә игътибарны юнәлтүне, аның хезмәтләрен халыкка җиткерүне, мәдрәсәләрдә укучылар файдалана алырлык китапларын дөньяга чыгаруны үзебезгә максат итеп куябыз. Аның хезмәтләрен өйрәнүгә „Безнең мирас“ журналы да, Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин да алынды», — диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин.
Ләбиб Лерон Сәрвәретдин Сабитовның китаплары тәрбияви әһәмияткә ия булуын һәм тәрҗемә ителгәннәрен «Безнең мирас» журналында бастыра башларга ниятләвен әйтте. «Безнең ачылмаган, онытылган шәхесләребез бик күп. Һәр яшь язучы шуларның берәрсен генә актарып чыгарса да, әдәби мирасыбыз тагы да баер иде. Шиһабетдин Мәрҗани кебек мәшһүр дин әһелләребезнең дә гарәп имлясыннан кириллицага күчерелмәгән хезмәтләре бихисап. Аларны өйрәнүгә мәдрәсә шәкертләре дә алынса, яхшы булыр иде. Мәгърифәтчеләрнең хезмәтләрен өйрәнгәндә үзеңә дә зур белем тупларга мөмкин», — диде Ләбиб Лерон.
Айрат Заһидуллин Сәрвәретдин Сабитовның китапларын хәзерге татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, китапларны бүгенге көн укучысына тәкъдим итү өчен дин белгечләренең дә, тел галимнәренең хезмәте кирәк булачак. «Ислам. Тәрәкъкый. Ислах» — Ислам тарихы, никах мәсьәләләре турында язылган китап. Хәзерге укучыга аның теле бик катлаулы. Үз заманына күрә, ул бик эчтәлекле булган. Сәрвәретдин хәзрәтнең китапларында аның Ислам тарихы, Европа галимнәренең хезмәтләре белән таныш булганы күренә», — диде Айрат Заһидуллин.
Айрат Заһидуллин сүзләренчә, Сәрвәретдин хәзрәтнең «Балалар тәрбиясе» дигән китабы киң катлам халыкка аңлаешлы булсын өчен гадирәк телдә язылган. Анда ул баланың дөньяга килүен, ата-ана бурычларын, хәтта баланы имезү турында аңлаткан. Автор үзенең фикерләрен Коръән аятьләре, хәдисләре белән дәлилләгән.
Җәлил Хәзрәт Фазлыев Сәрвәретдин Сабитовның бала тәрбияләүгә кагылган китабын үзләренә, ягъни хәзрәтләргә дә файдалы булачагын әйтте. «Тәрбия мәсьәләләре бөтен кеше өчен дә актуаль. Кеше Айга менеп, коттедж да салырга мөмкин, ләкин ул милләтенә, халкына файда китерә торган бала тәрбияли алмый икән, аның бу дөньяда яшәвенең мәгънәсе булмый», — диде Җәлил хәзрәт.
Баш казый онытылган мирасны кайтару бик мөһим дип саный, чөнки кайбер яшьләр татарларга Ислам бик соң гына килеп кергән дип фикерли икән. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе киңәйтелгәч, бәлки, иске китапларны өйрәнү эшендә алга китеш булыр. Ул китапларны аңлар өчен хәзерге телне генә түгел, элеккеге татар телен дә белү зарур. Безгә борынгы китапларны аңлый алучы шәкертләр тәрбияләргә кирәк», — диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз