news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләбиб Лерон: Курган өлкәсенең җирле тарихчылары белән хезмәттәшлекне ныгытасыбыз килә

“Безнең мирас” журналы редакциясе Курган өлкәсенә иҗади сәфәр оештыра.

 (Казан, 14 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм журнал хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин киләсе атнада Курган өлкәсенә сәфәргә китәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире, танылган язучы Ләбиб Лерон хәбәр итте.

“Курган якларына эшлекле сәфәр оештырырга күптәннән планлаштырган идек, - ди Ләбиб Лерон. – Максатыбыз әлеге өлкәнең Әлмән һәм Сафакүл районнарында гомер итүче милләтәшләребез белән очрашу. Журналыбызга материаллар туплап кайту. Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов белән дә сөйләшүләр алып бардык. Ул безне андагы татарлар тормышы белән таныштырырга вәгъдә итә. Бай табигатьле Курганның җирле тарихчылары белән дә элемтәләребезне ныгытырга исәп тотабыз. Кызыклы язмалар әзерләп, мирасларын туплап үзебезнең журналда бастырырга планлаштырабыз. “Безнең мирас”ны анда яшәгән милләттәшләребез дә яздырып укысыннар дигән өмет бар”. 

Берничә көнлек сәяхәткә каләм әһелләре үз машиналарында барырга җыена. Узган ел “Безнең мирас” журналы хезмәткәре Марат Закир да Курган якларындагы татарлар белән очрашып кайткан иде. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100