news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Л.Авдонина Европа илләре һәм Украинадан Россиягә кызамык керү ихтималы саклануын әйтте

Татарстанда төрле йогышлы авырулардан вакцинация 95 процент дәрәҗәдә башкарыла.

Л.Авдонина Европа илләре һәм Украинадан Россиягә кызамык керү ихтималы саклануын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россиягә Украинадан, Европа илләреннән кызамык керү куркынычы бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүген Россиягә төрле инфекцияләр килеп керү куркынычы саклана. Авдонина Европада, Украинада кызамык очраклары теркәлгәнен әйтте. Украинада, гомумән, вакцинация бөтенләй юк дәрәҗәсендә булуын сөйләде.

“Татарстанда вакцинация ел саен төрле инфекцияләр белән авыруның 63 меңнән артык очрагын кисәтергә мөмкинлек бирә”, - ди Любовь Авдонина.

Ул бүген төрле яшьтә, билгеле бер вакыт аралыгында ясала торган 12 мәҗбүри прививка булуын искә төшерде. Татарстанда вакцинация 95 процент дәрәҗәдә башкарылуын әйтте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шундый эшчәнлек төрле куркыныч инфекцияләр йоктыру күрсәткечләренең эпидемия бусагасын узудан саклый.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100