Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"L’arte del arco" (“Смычок сәнгате”) II халыкара фестиваленың бүген беренче көне
“La Primavera” Казан камера оркестрына кушылып, беренче концертта Россия, Швеция, Франция музыкантлары уйный
(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бүген 18.30да "L’arte del arco" (“Смычок сәнгате”) II халыкара фестивале ачыла.
“La Primavera” Казан камера оркестрына кушылып, өч ил музыканты уйный: скрипкада Рөстәм Абязов (Россия) һәм Хьюго Тиччияти (Швеция), виолончельдә Марк Дробинский (Франция).
“La Primavera” оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов сүзләренчә, 11-14 мартта үткәреләчәк фестивальның бүгенге концертында 6 композитор әсәре башкарыла.
Аерым алганда, "L’arte del arco" (“Смычок сәнгате”) II халыкара фестивалена каралган дүрт концерт кичәсенең беренчесендә Ф.Крейслерның (1875-1962) скрипка һәм кыллы оркестр өчен Grave (ул Фр. Бах стилендә), Р.Штольцның (1880-1975) ике скрипка һәм кыллы оркестр өчен махсус язылган көе, Ф.Шубертның (1797-1828) скрипка, виолончель һәм кыллы оркестр өчен иҗат ителгән Adagio, Э.Элгарның (1857-1934) виолончель һәм оркестр өчен концерты, М.Бухның (1838-1920) оркестрга скрипка һәм виолончель кушылып уйнау өчен икеләтелгән концерты, С.И.Йонерның (1993 елда туган) скрипка һәм кыллы оркестр өчен танго-концерты тәкъдим ителә һәм соңгысы Россиядә беренче тапкыр яңгырый.
Фестивальның максаты – кыллы-смычоклы мәктәпкә игътибарны юнәлтү. Бу сакраль сәнгатьне саклау – фестивальның миссиясе. Медиум булырлык һәм узган чорларның виртуозлары рухын җиткерерлек музыкантларны җәлеп итеп, шул ук вакытта үзләренә кадәргеләрнең традицияләрен заманча борылышта күрсәтү бу, дип белдерә фестивальның идея авторы Рөстәм Абязов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз