news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«L’arte del arco» фестивалендә Казанда беренче мәртәбә Арво Пяртның «Tabula Rasa» әсәре башкарылачак

Катнашучылардан йолдызлы состав килеп чыкты, бигрәк тә дөнья скрипка сәнгате легендасы Лакшминараян Субраманиам киләсен исәпкә алсак, ди Р.Абязов

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). «L’arte del arco» III халыкара фестивалендә Казанда беренче мәртәбә эстон композиторы Арво Пяртның «Tabula Rasa» әсәре яңгыраячак. Аны скрипкачылар Хьюго Тиччиати (Швеция) һәм Николя Дотрикур (Франция) башкарачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Казанның «La Primavera» камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов сөйләде. «12 марттагы беренче концертта Казанда беренче мәртәбә Хьюго Тиччиати һәм Николя Дотрикура башкаруында Арво Пяртның «Tabula Rasa» ике скрипка, кыллы оркестр һәм фортепиано өчен язылган әсәре яңгыраячак”, - диде Рөстәм Абязов.

«L’arte del arco» фестивале Татарстанда 10-15 март көннәрендә уздырыла. Казанда концертлар 12, 14 һәм 15 мартта С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында була. Тиччиати һәм Дотрикурдан тыш, фестивальдә альтчы Дана Земцова (Голландия), виолончельчы Ги Джонстон (Бөекбритания) катнашачак. Фестиваль кысаларында музыкантлар остаханәләр дә уздырачак.

«Миңа калса, йолдызлы состав килеп чыкты, бигрәк тә дөнья скрипка сәнгате легендасы Һиндстаннан Лакшминараян Субраманиам киләсен исәпкә алсак», - дип билгеләп узды Р.Абязов. Л.Субраманиам 13 мартта Түбән Камада һәм 14 мартта Казанда чыгыш ясар дип көтелә. Аның белән бергә улы Амби Субраманиам да киләчәк. Музыкантлар һинд классик җыр сәнгате әсәрләрен башкарырга, шулай ук алар «La Primavera» оркестры белән дә чыгыш ясарга җыена.

Оркестр җитәкчесе сүзләренчә, валюта курсы йогынтысында фестивальне үткәрү бәяләре шактый үскән. «Шул ук Субраманиам да безгә кыйммәткә төшә, чөнки ул бизнес-класслы очкычларда оча, «Люкс» номерларында яши. Бу моментлар фестиваль үткәрүне кыйммәтләндерде», - дип аңлатты ул. Абязов ТР Мәдәният министрлыгының фестивальгә матди яктан ярдәм күрсәтүен әйтте. Әмма барлык исәп-хисаплар рубль курсы төшкәнче башкарылган. «Шуңа күрә, бүген безнең алда бик зур проблема тора. Мәдәният министрлыгы сүзендә торды, әмма рубль курсы үзгәрешләре белән бәйле килеп чыккан барлык чыгымнарны каплау өчен безгә шактый тырышырга туры киләчәк. Әмма бу эшкә алынганбыз икән инде, аны ахырына кадәр башкарып чыгычакбыз», - дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot