news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

L-410 очкычы һәлакәтендә исән калган кыз Хабаровскига китерелгән

Һәлакәттә алты кешенең гомере өзелә. Очкычта барлыгы җиде кеше – биш пассажир, шул исәптән дүрт яшьлек бала һәм ике экипаж әгъзасы була.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрьдә Нелькан авылы янында һәлакәткә юлыккан L-410 очкычында исән калган кызны табиблар озатуында самолет белән Хабаровскига алып килделәр, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсеннән.

Аэропортта баланы «ашыгыч ярдәм» машинасы каршы ала. Кызны Хабаровскиның 2 нче клиник хастаханәсенә китерәләр. Биредә квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһазлар һәм белгечләр бар.

16 ноябрьдә билгеле булганча, Нелькан бистәсендә яшәүчеләр L-410 очкычында баланы озата барган җирле мәктәп педагогын үзе үлгәннән соң бүләкләүләрен сораган. Самолет һәлакәткә юлыгыр алдыннан әлеге хатын-кыз кызны үз гәүдәсе белән каплаган, нәтиҗәдә бала исән калган.

«Хабаровск авиалинияләре» очкычы 15 ноябрьдә бистә аэропортыннан 2 чакрым ераклыкта һәлакәткә юлыкты. Бүген төбәктә матәм көне игълан ителде. Авиакатастрофа корбаннарын 18 ноябрьдә җирләячәкләр.

Һәлакәттә алты кешенең гомере өзелә. Очкычта барлыгы җиде кеше – биш пассажир, шул исәптән дүрт яшьлек бала һәм ике экипаж әгъзасы була. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100