Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кызына ярты миллион сум бурычы булган әлмәтле кулга алынган
Аның бурычы 557 950 сум тәшкил итә.
(Әлмәт, 2 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 27 яшьлек ир-ат алимент түләмәгән өчен җиде айны төзәтү эшләрендә уздырачак. Аның баласына 557 950 сум бурычы җыелган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Моннан тыш, аның хезмәт хакының биш проценты дәүләт файдасына тотылып барачак. Ул кечкенә кызына алимент акчаларын түләмәгән була.
Ата кеше эшкә рәсми рәвештә урнашмыйча, бөтен акчасын үзенә сарыф итеп барган. Ул административ җаваплылыкка тартыла һәм 10 тәүлеккә кулга алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз