news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кызылармияче Хәйрулла Вәлитовның Эстониядә табылган җәсәде туганнарына тапшырыла

Туганнары, киңәшеп, кызылармияченең җәсәден Омск өлкәсе Омск районының Дружино авылында җирләргә карар кылган.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Эстониядә эзләнү отряды тарафыннан табылган кызылармияче Хәйрулла Вәлитов җәсәде калдыклары туганнарына – улы Хәбибулла Вәлитовка һәм оныгы Альфред Вәлитовка Омск өлкәсендә тапшырылачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

1 июньдә Эстония территориясенең Вайвара волосте Ида-Вирума уездында Кызыл Армия солдаты Хәйрулла Савилла улы Вәлитовның җәсәде калдыклары табылган. Янәшәдә шәхси әйберләре: “Ленинград оборонасы өчен” медале, исеме язылган кашык һәм мөштеге булган.

Омск өлкәсенең Тара, Большереченск шәһәрләре, Тарск һәм Колосовский районнары хәрби комиссариаты мәгълүматлары буенча, кызылармияче Хәйрулла Вәлитов (әтисенең исеме белән чакырылучылар китабында Савитович дип язылган), 1909 елда туган, Омск өлкәсенең Колосовский районы кешесе, Колосовский хәрби комиссариаты мобилизациясе буенча 1941 елның 25 августында фронтка чакырылган. 1944 елның 6 мартында фронтта һәлак булган.

Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкаләтле вәкиллеге Эстониядән сугышчының мәете калдыкларын транспортировкалауны оештырган. Ленинград оборонасы һәм блокадасы дәүләт мемориаль музеенда кызылармияче Хәйрулла Вәлитов җәсәде калдыкларын Россия ягына тапшыруның тантаналы чарасы булып узган.

Туганнары, киңәшеп, кызылармияченең җәсәде калдыкларын Омск өлкәсе Омск районының Дружино авылында җирләргә карар кылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100