news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кызыл таң» газетасы мөхәррире басма матбугатны таратуда отышлы ысуллар тәкъдим итте

«Кызыл таң» газетасы мөхәррире басма матбугатны таратуда отышлы ысуллар тәкъдим итте
Владимир Васильев

Башкортстанның «Кызыл таң» иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләреннән килгән журналистлар белән очрашуда басма матбугатны – газета-журналларны халыкка тарату ысуллары турында сөйләде.

«Газетаны укучыга җиткерү өчен төп проблема - почта хезмәткәрләренең җитмәве. Үзегез беләсез, хәзер ике-өч авылга бер почтальон бар. Ул 2-5 мең сум хезмәт хакы ала. Шушы хезмәт хакына почтальон өч авылны урап чыгамы? Юк. Почтальон белән сөйләшкән булды. «Ни өчен мин атна саен дүрт тапкыр өч авылны урап чыгарга тиеш?» - дигән иде. Безнең авылда – Илеш районы Иштирәк авылында элек өч почтальон бар иде, хәзер бер почтальон калды. Бик зур авыл ул. Бу проблема бездән дә, төбәк хакимиятеннән дә тормый. Чөнки алар барысы да федераль структуралар», – дип аңлатты ул.

Аның фикеренчә, бу проблеманы хәл итү өчен, мәгариф министрлыклары, райондагы мәгариф бүлеге җитәкчеләре белән эшләргә кирәк.

«Әйдәгез, балаларга газета-журналлар яздырыйк әле, дип, алар белән киңәшләшеп эшләсәк, уңышка ирешеп булыр иде. Алар кул астында балалар бакчалары, мәктәпләр бар. Без мәктәптә укыган вакытта Башкортстанда «Башкортстан пионеры» дигән газета чыга иде. «Яшь ленинчы»ны да алдыра идек. Башлангыч сыйныфлар өч класс иде. Һәр кеше өенә дә алдыра, класста да, пионер бүлмәсендә дә «подшивка» бара иде. Укытучылар белән эшләгәннәр бит, дип әйтәсем килә», – диде Фаил Фәтхетдинов.

Ул мәдәният министрлыклары белән дә эшләргә кирәк дип тәкъдим итте. «Чөнки китапханәләр алар кулында. Иганәчеләр табып, халыкка бушка газета тарату – газетаны бетерү, дигән сүз. Шуның өчен китапханәләр белән эшләү, минемчә, күпкә әйбәтрәк. Башкортстанда ике меңнән артык китапханә бар. Без алар белән эшлибез. Бу уңай тәҗрибә», – диде «Кызыл таң» баш мөхәррире.

«Электрон подписка белән дә газета алдыручылар бар. Әмма «Кызыл таң»ны укучылар интернеттан газета укый торган кешеләр түгел. Бүгенге көндә иң ышанычлы мәгълүматны басма басмалар тәкъдим итә. Интернетта фейк материаллар урнаштыру да җиңел. Аннан соң аны алып ташлап та була. Басма матбугат – классик журналистика. Андый материаллар җитди төстә әзерләнә», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100