news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кызыл таң” газетасының 100 еллыгына багышлап бәйге оештыралар

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Минем хисләрем – кулъяулыгымда” конкурсының финалы уза.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Минем хисләрем – кулъяулыгымда” конкурсының финалы уза. Бәйге “Кызыл таң” газетасының 100 еллыгына багышланган.  Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

15 февральдә театрның зур залында оста кулларның конкурс эшләре күргәзмәсе урнаштырылачак. Экспозициядә республиканың төрле районнары һәм шәһәрләре оста куллары чиккән иллегә якын кулъяулык тәкъдим ителгән.

Катнашучылар үз эшләрен презентацияли, кулъяуллык тарихы белән таныштыра, мастер-класслар була, диелгән әлеге хәбәрдә. Жюри финалга чыгучыларны ачыклаячак.

Чара милли традицияләрне саклауга юнәлдерелгән. “Үз кулларың белән чиккән кулъяулыкны бүләк итү – матур милли традицияләрнең берсе. Чигелгән кулъяулык мәхәббәт һәм тугрылык символы”,- диде чараны оештыручыларны берсе, журналист Айгөл Юльякшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100