Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Кызыл таң” газетасы 100 еллыгын бәйрәм итә
Чарага 100 яшьлек "Кызыл таң" газетасын, 25 еллыгын билгеләячәк “Тулпар” яшьләр, 15 яшен тутырачак “Әллүки” балалар журналларын укучылар килгән.
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Башкортстан районнарында "Кызыл таң" газетасының 100 еллыгына багышланган очрашулар дәвам итә. “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”н Туймазы районының Райман авылы кабул итте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
"Ике ел элек райманлылар бердәм булып авылның 300 еллыгын үткәргән. Райман – хәзер гимнлы авыл. Биредәге мәдәният йортында һәр чара диярлек “Райман” җыры белән башлана икән. Кичәдә аны шушы авыл оныгы Айсылу Әминева башкарды", - диелгән әлеге хәбәрдә.
Чарага “Кызыл таң” нәшрияты басмалары – 100 яшьлек газетаны, тиздән 25 еллыгын билгеләячәк “Тулпар” яшьләр, 15 яшен тутырачак “Әллүки” балалар журналларын яратучылар килгән.
“Кызыл таң” газетасын озак еллар алдыручылар – Тәлгать Лотфуллинга, Фәния һәм Зәкәрия Тәхәветдиновларга, “Тулпар” журналын алдыручы Рәмзия Кашаповага бүләкләр тапшырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз