news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кызыл таң” гәзитенең юбилеенда матбугат тиражы өчен борчылу үзәктә торды

Уфада нәшер ителүче “Кызыл таң” республика гәзите 100 еллык юбилеен билгеләп узды.

(Уфа, 7 апрель, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Башкорт дәүләт университеты һәм Уфадагы “Конгресс-холл” бинасында иҗтимагый-сәяси, мәдәни "Кызыл таң" татар гәзите чыга башлауга 100 ел тулуга багышланган чаралар узды. Юбилей тантаналарында басма матбугатның тиражы кимү проблемасы үзәктә торды.

5 апрельдә “Кызыл таң” нәшрият йорты Башкорт дәүләт университетының журналистика кафедрасы белән берлектә “Кеше капиталын формалаштыруда гаммәви мәгълүмат чараларының урыны” дип аталган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясен уздырды. 

Республиканың барлык дәүләт басмаларын берләштергән “Республика Башкортостан” нәшрият йорты җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты Венера Хәкимова соңгы елларда тиражлар кимүен хәбәр итте. 

“Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре, филология фәннәре кандидаты Илдар Фазлетдинов соңгы ун елда гәзитне алдыручылар саны икеләтә кимүен билгеләде. Шул ук вакытта гәзитнең Интернет-сайты белән кызыксыну арта. “Димәк, без элекке эш алымнарыннан баш тартып, үз радио-телевидениебезне булдырырга тиешбез. Ә моның өчен, беренче чиратта, дәүләт ярдәме кирәк. Бүгенге шартларда шулай гына сакланып калып була”, – дип ассызыклады ул.

Уфа авиация техник университеты профессоры, социология фәннәре докторы Равил Насыйбуллинның чыгышын катнашучылар иң кызыклысы дип әйтте. Равил Насыйбуллин фикеренчә, Башкортстандагы район гәзитләренең төп эчтәлеген реклама материаллары һәм игъланнар тәшкил итә. Информацион-аналитик язмаларга нибары 30 процент урын кала. Бу гәзитләргә карата кызыксыну кимүгә китерә. Әлеге хәлдән котылу өчен дәүләт матбугатны беркайчан да үз ярдәменнән читтә калдырмаска тиеш, дип билгеләде Равил Насыйбуллин.

Утырыштан соң “Конгресс-холл” бинасында әдәби-музыкаль кичә узды.“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов кичәне ачып, гәзитнең бер гасырлык тарихына күзәтү ясады, шулай ук киләчәккә фаразлары белән бүлеште. “Мин гәзитнең киләчәктә ни рәвештә чыгачагын әлегә төгәл генә әйтә алмыйм, – диде ул. – Бәлки, ул басма рәвештә нәшер ителер, бәлки, электрон формага күчәр, бәлки, икесен дә берләштерер. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул республика халкының ихтыяҗларына хезмәт итәчәк!”

Чарада Казан кунаклары – Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм "Ватаным Татарстан" газетының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров катнашты. Алар үз чыгышларында “Кызыл таң”ның ике республика, ике республикада яшәүче татарлар арасында рухи күпер булып хезмәт итүен әйтте һәм Татарстандагы хәл-вакыйгаларны даими яктыртып торган өчен гәзиткә рәхмәт белдерде.

Кичәдә “Кызыл таң”ның бер төркем хезмәткәрләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды, котлаулар җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100