news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Кызыл Шәрык” югары уңышларга ирешә

Россиядә “Кызыл Шәрык” агрохолдингы сөт җитештерү буенча иң зур предприятиеләрнең берсе буларак танылган

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә “Кызыл Шәрык” агрохолдингы сөт җитештерү буенча иң зур предприятиеләрнең берсе буларак танылган. Россиянең Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе төзегән рейтинг буенча, ТР “Кызыл Шәрык Агро” ААҖ 19,3 мең сыердан 125 мең тонна сөт савып алган. Бу хәзер икенче урындагы элеккеге лидер күрсәткечләреннән 4 тапкыр күбрәк.
“Кызыл Шәрык” агрохолдингы 57 мең гектардан 171 мең тоннага якын ашлык җыеп алган. Ул шулай итеп Краснодар крае предприятиесеннән соң икенче урынны алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot