news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кызыл Шәрык» агрохолдингы коллективы Хәйруллинның туганнарының кайгысын уртаклашты

РФ Дәүләт Думасы депутаты кичә авиакатастрофада һәлак булды.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Компаниягә нигез салучы Айрат Нәҗип улы Хәйруллинның гомере фаҗигале рәвештә өзелүгә бәйле рәвештә, «Кызыл Шәрык» агрохолдингы» АҖ коллективы депутатның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Айрат Нәҗип улы гомеренең күп елларын республиканың авыл хуҗалыгын торгызуга багышлады. «Кызыл Шәрык» Агрохолдингы аның казанышларыннан берсе иде. Талантлы җитәкчеләр, Ватаныбызның патриотлары арабыздан китү – Татарстан һәм илебез өчен зур югалту. Гаиләгезгә килгән тирән хәсрәтегезне уртаклашабыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot