news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кызыл шәһәрендә Сабан туе үткәрелергә мөмкин

ТР Президенты Тывада җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашып, Кызыл шәһәрендә сабан туе үткәрү мөмкинлеген карарга кушты

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кызыл шәһәренә (Тыва Республикасы) эш сәфәре кысаларында «Азия Үзәге» скульптур комплексында булды. Аны Тыва Башлыгы Шолбан Кара-оол озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Комплекс Енисей елгасы яр буенда урнашкан. «Азия Үзәге» скульптур комплексы авторы – күренекле Россия сынчысы Даши Намдаков.
Экскурсия барышында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Тыва территориясе географик яктан Азия үзәге булып тора. Моны белгечләр XIX гасырда билгеләгәннәр.
Шуннан соң Татарстан Президент Алдан-Маадыр исемендәге Милли музейга юнәлде.
Рөстәм Миңнеханов музей экспозициясен игътибар белән карады. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президентына 19 гасыр азагы һәм 20 гасырның беренче яртысы этнографик материалларының зур коллекциясен күрсәттеләр, аңа Тыва халкының хуҗалык кирәк-яраклары, күннән эшләнгән төрле әйберләр, милли инструментлар кертелгән.
Шулай ук Татарстан Президенты музейның алтын фондын карады, анда Тываның Пий-Хемск районы территориясендәге Ханнар үзәнендә барган археологик казулар вакытында табылган кыйммәтле әйберләр куелган.
Шунда ук музейда Рөстәм Миңнеханов җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Бүген Тыва территориясендә 350ләп татар яши. Татарстан Президенты Тыва Республикасына эш сәфәре турында кыскача гына сөйләде. Тывалыларны һәм татарларны күп нәрсә берләштерә: бу – уртак тарихи тамырлар, охшаш гореф-гадәтләр һәм йолалар, диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов җирле татарларның туган телләрен онытмауларын уңай бәяләде. Ул искәрткәнчә, Интернет аша һәм «ТНВ-планета» спутник телеканалында бөтендөнья татарларын берләштерерлек «Ана теле» проекты бара.
Татарстан Республикасы Президенты татар иҗат коллективларының Кызыл шәһәренә гастроль турын оештырырга йөкләмә бирде, шулай ук монда Сабантуй уздыру мөмкинлеген дә карарга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot