news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кызыл ромашка” – фронтта катнашкан әдипләр язмышы турында

29 гыйнварда Казанның Муса Җәлил музей-фатирында “Кызыл ромашка” клубының быелгы беренче утырышы узачак

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). 29 гыйнварда Казанның Муса Җәлил музей-фатирында “Кызыл ромашка” клубының быелгы беренче утырышы узачак. Бу чара Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләребезгә багышлана.
Быел Муса Җәлил музей-фатиры җитәкчелеге, Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 65 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан, үз эшен яшь буынга фашизмга каршы көрәшнең әһәмиятен күрсәтүгә, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә юнәлтәчәк.
Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы башлану белән, күп кенә язучыларыбыз, шагыйрьләребез гади сугышчы булып фронтка китә. Кайберләре фронтта хәбәрче булып эшли. Сугыштан кайтып, аның фаҗигасен үз әсәрләрендә Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Габдерахман Әпсәләмов, Ибраһим Гази, Фәтыйх Хөсни, Нури Арсланов, Мәхмүт Хөсәен һәм башка әдипләр язып калдыра. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре әсирлектә һәлак була. Нәби Дәүли генә фашистлар кулыннан качып кайта. Фронтта Фатыйх Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Мифтах Вадут, Демьян Фәтхи һәм башкалар сугыш кырларында башларын сала.
Клуб утырышында танылган әдипләр-тикшерүчеләр, публицистлар - Рафаэль Мостафин, Шаһинур Мостафин катнаша. Сугыш вакытында чыккан гәзитләр турында язучы Афзал Шамовның кызы Әлфия сөйләр дип көтелә. Үз әтисе турындагы истәлекләре белән Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүли искә алачак.
Очрашу кысаларында ТР Милли музее үз коллекциясендә саклана торган материалларны – фронттагы гәзитләр битләрен, сугышта язылган хатларны, сугышчыларның көндәлекләрен, медальләрен тәкъдим итәчәк. Утырышта шигырьләр укылачак, шагыйрьләр сүзләренә язылган җырлар башкарылачак дип уйланыла. Әлеге мәгълүматны ТР Милли музееның матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100